Татарстан Рәисе, «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Президенты каршындагы Советның Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча эш төркеме утырышында катнашты.
«Тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит» илкүләм максатын тормышка ашыру һәм транспорт комплексының перспективалы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты.
«Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Россия Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 5 федераль проект каралган – «Торак пунктларда инфраструктураны үстерү», «Торак», «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү», «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» һәм «Төзелешнең яңа ритмы». Әлеге проектлар үсешнең илкүләм максатлары һәм Президент Юлламасында куелган бурычлар күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән.
Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен ифраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы турында искәртте, анда формалашып килүче «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына әзерлек барышы, структурасы һәм төп параметрлары турында фикер алыштылар.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Башлыгы йөкләмәләрен үтәү өчен берничә бурычны билгеләде: шәһәрләрдә һәм авылларда тормыш сыйфатын яхшырту, социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасын үстерү, торакның уңайлылыгын арттыру, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм ТКХ системасын модернизацияләү, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча алга таба эш алып бару.