Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Мәсьәлә буенча фикер алышуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Эльвира Галиева катнашты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан бүлеп бирелгән эшләрнең үтәлеше һәм акчаларның үзләштерелүе турында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, 2025 елда әлеге программа буенча финанслау 4,1 млрд сум тәшкил иткән, шуның 2,1 млрд сумы – федераль бюджет акчалары. Барлыгы 11 муниципаль берәмлектә 47 объект гамәлгә ашырылган, 135 км инженерлык челтәре алмаштырылган.
2026 елда республикада коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру буенча федераль программаны гамәлгә ашыруга 2,5 млрд сум күләмендә финанслау каралган, шул исәптән 1,2 млрд сум – федераль бюджет акчалары. Программага 17 объект кертелгән, шуларның 7се – 2025 елдан күчеп килә торганнары. 50 км инженерлык челтәрен алыштыру планлаштырыла.