ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда ГЭС бистәсенең 26 микрорайонында хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен капиталь ремонтлауның икенче этабы башланды.


5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

13 февральдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның конференц-залында «Проекттан гамәлгә: система ышанычлылыгын югалткан  җирдә» инженер-гамәли конференциясе узачак. Чара «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.


17
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру» федераль программасы кысаларында дәүләт контракты төзелде.


12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Әлмәттә Төзүчеләр Гатин-Больничная урамыннан алып 2 нче канализация насос станциясенә кадәр 476 м участокта диаметры 800 мм булган үзйөрешле канализация коллекторын торгызганнар. Финанслау 205,3 млн сумнан артып китте.


25
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елда Татарстанның Биектау муниципаль районында финанслау күләме 780 млн сумнан артык булган су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча масштаблы проектлар тормышка ашырыла. 


17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Эшләр барышында төзүчеләр скважина, су алу манарасы төзеделәр, 3 584 метр озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләре салдылар. 


5
сентябрь, 2025 ел
җомга

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республика программасына кертелгән Азнакай һәм Сарман районнарында торак-коммуналь хуҗалык объектларын яңарту барышы белән танышты.


7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда төзүчеләр Мәскәү проспекты буендагы 1,2 км озынлыктагы 52 комплексның су белән тәэмин итү магистраль челтәрләрен тулысынча яңартканнар. Реконструкция 35 млн 370 мең сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.


8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 5,226 км озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү дәвам итә.

Объект 102,610 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән.


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Чистайда Энгельс урамындагы суүткәргеч челтәрләрне тулысынча яңартачаклар. Реконструкция «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча алып барыла, чараларны гамәлгә ашыруга 191,469 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Суүткәргеч челтәрләрнең гомуми озынлыгы 3,434 км тәшкил итә. Эшчеләр 1,078 км торба салганнар, план үтәлеше 30% ка җиткән. Төзелеш-монтаж эшләрен 30 августка тәмамларга кирәк булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International