Тантанада Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Михаил Дегтярев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Казанда «Ак Барс Арена» стадионын капиталь ремонтлау дәвам итә.
Кукмара районының Лубян авылында урман-техник колледж каршында стадион төзелде.
Яңа Чишмәдә ясалма бозлы заманча ябык шугалак төзү дәвам итә.
Шугалакның гомуми мәйданы 3,3 мең кв. метрдан артып китә, монда берьюлы 100 кеше шөгыльләнә ала.
Лениногорскида ябык футбол манежы төзелә. Гомуми мәйданы 1315 кв. м булган бер катлы кирпеч бина административ-көнкүреш комплексына һәм 20гә 40 метр зурлыктагы футбол манежына бүленгән. Спорт объекты берьюлы 28 кешене сыйдыра ала.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы буенча Казанда «Ракета» спорт-савыктыру комплексы тулысынча яңартылган.
Татарстанда спорт өлкәсендә 2 млрд 387 млн сумлык 23 корылма төзелә. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Алдагы ике атнада Казанда, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Түбән Кама районнарында берьюлы сигез универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланган.