Бүген Иннополиста гомуми мәйданы 5,9 мең кв.метр булган 118 фатирлы яңа арендалы йортны тантаналы урнаштыру булды. Төзелеш инвесторы - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы ролендә «Ак Барс Инжиниринг» ҖЧҖ, ә подрядчы — «Ак Барс Строй» ПСК ҖЧҖ булды. Элегрәк Иннополиста Спортивная урамы буенча урнашкан 136-нчы номерлы күрше 48 фатирлы йорт файдалануга тапшырылган иде. Ел ахырына кадәр 199 фатирга исәпләнгән тагын бер аренда йортын файдалануга тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, шәһәрдә исәп буенча алтынчы квартал төзелеше дәвам итә, анда 365 фатирлы өч аренда йорты урнашачак. Аларның техник әзерлеге 45% тан 54% ка кадәр тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа күпфатирлы йортка күчү тантанасында катнашты. Лаеш районының Габишево авылының «Төньяк» микрорайонында республика социаль программасында катнашучылар, шулай ук табиб-грант алучылар һәм ятим балалар фатирлар алды. Ирек Фәйзуллин сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы торак тапшыру күләме буенча алдынгы урында тора һәм Россия Федерациясенең икътисади яктан алга киткән субъектлары исемлегенә керә. «Соңгы җиде ел дәвамында Татарстан Республикасында 2 млн. 400 мең кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелә. 2018 елда 2 млн.403 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 2 млн. 73 мең кв. м (планның 86,3%) файдалануга тапшырылган, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә (узган ел белән чагыштырганда 101%)», - диде ведомство башлыгы.