ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында 100 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Мәктәп җиһазландырылган, уку кабинетларына әсбаплар кертелгән һәм урнаштырылган. Шулай ук төзүчеләр янәшәдәге җирне төзекләндерделәр.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Министрлык муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын алып бару эшен контрольдә тотуын дәвам итә. “Монда безнең ике төп параметрыбыз бар – кулланучылар активлыгы һәм системада эш сыйфаты”, - дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген «Россиянең киләчәген төзибез» Бөтенроссия медиапроектын гамәлгә ашыру кысаларында үткән телекүпердә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Татарстан Республикасы төбәкләр белән идарә итү үзәге мәйданчыгында узды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар төзү программалары турында сөйләде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый мәгълүматларны җиткерде.

 


4
август, 2023 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин бүген Казанда төзелеш өлкәсендә һөнәри осталыкның 10 нчы юбилей конкурсында катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм чараны ябу тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узды.


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов Казанның модернизацияләнә торган коммуналь инфраструктура объектларын карады.

 


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән төзүче һөнәрен һәм тугандаш һөнәрләрне популярлаштыру, тармакның актуаль темаларын тикшерү һәм Россиянең төзелеш өлкәсендәге уңышларын һәм казанышларын киң яктырту максатларында, шулай ук министрлыкның 10 еллыгы уңаеннан төзүче көненә багышланган «Россиянең киләчәген төзибез» Бөтенроссия медиапроекты гамәлгә ашырыла.

Быел Татарстанда 7,9 млрд сумлык 234 мәгариф объекты ремонтланачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов ТРда илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясенең муниципалитетлардагы комиссияләр белән уртак утырышында белдерде. Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында 117 медицина учреждениесе капиталь ремонтлана. «Эшләрнең гомуми үтәлеше 90% тан артык тәшкил итә», – дип хәбәр итте ТР Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International