ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрнең су басу чорында су сыйфатының кискен начарлануына даими рәвештә килгән шикаятьләре шәһәрдә (күрше торак пунктлар белән бергә) яңа су алу системасы төзү хакында карар кабул итүгә китергән. 2022 елда «Чиста су» программасы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су алу төене белән су белән тәэмин итү системасы төзелеше башланды, аның проект куәте тәүлегенә 10 мең куб.м.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында «Акчарлак» сәламәтләндерү комплексына капиталь ремонт тәмамланды.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Башкарма комитетлар биналарын капиталь ремонтлау программасын үтәү 99% тәшкил итә. Бу атнада Тукай, Балтач һәм Биектау районнарында 3 объект төзелеп бетте. Барлыгы 12 объектның 10ы төзелеп беткән.

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре бүгенге көндә 55 объектта тәмамланган.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Татарстанда күпфатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек баруы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова сөйләде.


2
июнь, 2023 ел
җомга

«Татарстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы оешмасы» һөнәри конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан үткәрелә.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Дербышки посёлыгында ишегалды бәйрәмендә булды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дербышки посёлыгындагы  6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Яңа поликлиника «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Куйбышев сусаклагычының су потенциалы базасында Татарстан Республикасында беренче комплекслы ел буе эшли торган шәһәр читендәге курорт төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре кысаларында Балык Бистәсе районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International