ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында ягулык чорына әзерлек буенча республика штабының беренче утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанның Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барыш авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. 42,8 кв метр мәйданлы Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе ДАССОсы каршындагы Сәламәтлек саклау объектында фундамент һәм модуль монтажлау, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре башкарылган. Янәшәдәге территорияне төзекләндерү, җиһазлар һәм медицина җиһазлары китерү тәмамланган. Яңа ФАП 247 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Татарстан Республикасында торак төзелеше дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Бүген республика Төзелеш министрлыгында банк вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында ипотека продуктлары һәм күчемсез милек темасына түгәрәк өстәл узды.  Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Уңайлы мохит – парк, яр буе, сквер яки ишегалды-тормыш сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә республика халкы традицион рәвештә тавыш бирүдә актив катнаша, шул ук вакытта аларның процесска катнашы елдан-ел арта. Мәсәлән, 2021 елда теге яки бу җәмәгать урыннары  өчен 170 677 кеше тавыш биргән, 2022 елда инде 207 329 татарстанлы. Быел онлайн-тавыш бирүдә республиканың 363 мең 258 кешесе катнашты. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә багышланган брифингта сөйләде.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Мамадышта мәктәп-бакча төзелеше объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Гомуми белем бирү объекты Россия Федерациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы кысаларында төзелә.

Социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.

Татарстанда бүгенге көндә 1 млн.917 мең кв. метр файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм хосусый эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты чаралары уңаеннан «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК экспортка ярдәм итү үзәге республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Чит илләргә ничек сатарга?» темасына вебинар үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International