ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 21 июнендә Россия Төзелеш Министрлыгының координация ярдәме белән Мәскәүдә цифрлы технологияләр өлкәсендә «MOSTIM. Төбәкләрнең цифрлы ярышы» төбәкара конференция узды.  Конференциядә 60 төбәк катнашты, мәгълүмати модельләштерү технологияләре белән эшләү тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасы белгечләре уртаклашты.


23
июнь, 2023 ел
җомга

Социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.

Татарстанда төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәдә хәбәр итте.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Казанда социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы торак йортны тантаналы рәвештә ачтылар. Яңа төзелештә 30 фатирны медицина хезмәткәрләре алган. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Татарстан Республикасының Баулы шәһәрендә «Баулы белән тоташтыра торган 27 микрорайонның җәмәгать урыннары каркасы» объектын төзекләндерү дәвам итә. 2023 елда җәмәгать урынын төзекләндерүнең 3 нче, соңгы этабын төгәлләү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасының филиалын ачтылар. Ачылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин урамындагы җәяүлеләр бульварының техник әзерлеге яртысыннан артыграк дип бәяләнә.


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Кара елгасы яр буен төзекләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләре 50 процентка башкарылган. Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендәге объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы җәһәтеннән төзекләндерелә.


16
июнь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 59% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы эш төрләрен башкару 63% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Татарстан Республикасында мәгариф тармагы объектларына капиталь ремонт ясау 45% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International