Бүген РЕБУС 2023 Халыкара форумында «Тарихи үзәктә төзелеш икътисады» дигән темага шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә бизнесның икътисади активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, РЕБУС-2023: «тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумы кысаларында узды.
Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе узды. Чарада Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында В.И.Ленин исемендәге паркының 3 нче чиратын төзекләндерү дәвам итә.
3-4 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» форумы узачак.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының икенче утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Иске Чүпрәле авылында Мәктәп урамындагы буаны төзекләндерү дәвам итә. 2023 елда җәмәгать урыны төзекләндерүнең 2 нче этабын тәмамлау планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Оешмаларда коррупциягә каршы чаралар күрү, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу» темасына семинар узды.
2023-2024 елларда ягулык чорына әзерлек мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов катнашты. Киңәшмә Питрәч муниципаль районында узды, аны район башлыгы Илһам Кашапов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов Питрәч муниципаль районында торак һәм социаль әһәмиятле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән танышты.