ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) муниципаль хезмәтләр буенча 9 005 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелде, алар буенча 9 552 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Бүгенге көндә Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак төзелгән, ягъни планлаштырылган еллык планның 75% ы. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев эш сәфәре барышында Мамадыш муниципаль районында яңа мәктәп-бакчада булдылар. Алар белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да катнашты.

Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чараларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Бәйрәм республиканың Биектау муниципаль районында узды.  Анда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты.


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Наталья Трунова белән очрашты.

Форумда күтәрелгән темалар шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә реконструкция, яңарту һәм төзелеш белән бәйле күп төрле мәсьәләләргә кагылды. Бу мәсьәләләр турыдан-туры РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясе эше белән киселештә, диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумының йомгаклау пленар утырышында нәтиҗәләрен бәяләп.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта РЕБУС Халыкара форумы эшен дәвам итә.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 69% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы эш төрләрен башкару 72% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм киләчәк җылыту чорына әзерлек турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International