ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 77% тәшкил итә, сезонлы эш төрләренең үтәлеше 80% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


14
июль, 2023 ел
җомга

Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елның 5-10 сентябреннән Липецки шәһәрендә инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар  өченче халыкара инклюзив иҗади уен - ярышлар уздыру турында хәбәр итә.

 

2023 елның 28 сентябрендә Екатеринбургта сәнәгать төзелешен һәм проектлауны үстерү буенча Бөтенроссия һәм халыкара форум Industrial construction/Industrial design (ICID forum – 2023) үткәрү планлаштырыла.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген торак фондын, социаль өлкә объектларын һәм җылылык белән тәэмин итүне 2023-2024 елларга әзерләү буенча республика штабының өченче утырышы узды.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтн иминлеген саклау буенча иң яхшы оешма» конкурсы призерларын бүләкләүдә катнашты.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Буа шәһәренең район мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка башкарылган.


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Әгерҗе шәһәрендә коммуналь инфраструктура объектларын һәм тулай торак бинасын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.

Мамадыш муниципаль районының Көмеш күл авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Модульле бина «сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелгән.


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International