Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республиканың Теләче муниципаль районында эш визиты белән булды.
Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында министр муниципаль район объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән танышты.
Татарстан Республикасында Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу өчен яшь белгечләр арасында конкурста катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала.
Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 77% тәшкил итә, сезонлы эш төрләренең үтәлеше 80% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елның 5-10 сентябреннән Липецки шәһәрендә инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өченче халыкара инклюзив иҗади уен - ярышлар уздыру турында хәбәр итә.
2023 елның 28 сентябрендә Екатеринбургта сәнәгать төзелешен һәм проектлауны үстерү буенча Бөтенроссия һәм халыкара форум Industrial construction/Industrial design (ICID forum – 2023) үткәрү планлаштырыла.
Бүген торак фондын, социаль өлкә объектларын һәм җылылык белән тәэмин итүне 2023-2024 елларга әзерләү буенча республика штабының өченче утырышы узды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтн иминлеген саклау буенча иң яхшы оешма» конкурсы призерларын бүләкләүдә катнашты.
Буа шәһәренең район мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка башкарылган.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Әгерҗе шәһәрендә коммуналь инфраструктура объектларын һәм тулай торак бинасын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.