Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ю-1» торак микрорайоны нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Иннополис 2024» компаниясе генераль директоры Николай Никифоров, Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү һәм иске технологияләрне проектлауда һәм төзелештә куллануга чикләүләр билгеләү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Рәссәй Төзелеш министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бу максат төзелеш өлкәсендә гамәлдәге һәм яңа кагыйдәләр һәм стандартлар җыелмаларын актуальләштерү һәм эшләү хисабына ирешелә.
Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча план 46% ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме икенче утырышы узды.
Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин «Лаеш төене» территориясен нәтиҗәле үзләштерү мәсьәләсе буенча экспертлар белән очрашу үткәрде. Очрашуда мөһим темалар күтәрелде, шул исәптән Казаннан Лаеш районына кадәр участокта социаль, транспорт хезмәте күрсәтү һәм инженер-техник инфраструктура системаларын үстерү. Капиталь төзелеш объектларын һәм линияле объектларны урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Министр ассызыклаганча, бу территориянең тотрыклы үсеше һәм аны нәтиҗәле үзләштерүгә бары тик бүген яңгыраган барлык мәсьәләләрне хәл итүгә нәтиҗәле якын килү хисабына гына ирешергә мөмкин. Очрашуда Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, башка министрлыклар һәм ведомстволар, заказ бирүче һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.
Видео-конференц-элемтә режимында бүген 2021/2022 елгы җылылык чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә Торак фондын, ягулык-энергетика комплексы оешмаларын һәм «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү объектларын 2021/2022 еллар җылылык чорына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Чара кысаларында докладчыларның берсе булып ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ассызыклаганча, күп фатирлы торак йортларны кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерләү эшләре 15 сентябрьгә тәмамланырга тиеш. Моннан тыш, штаб эше барышында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин һәм «Татэнерго» АҖ генераль директоры урынбасары – техник директоры Илгизәр Гайфуллин докладлары тыңланды. Видеоконференция режимында узган утырышта республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар, тармак оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «АЛБЕС» Рәссәй җитештерү берләшмәсе вәкилләре белән мәгълүмати-консультация семинары булды. Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узды, анда министрлыклар, заказчылар, төзелеш һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты. Семинар кысаларында спикерлар гамәлгә ашырылган проектлар мисалында бизәкләү материалларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, балалар белем бирү учреждениеләре өчен интерьер чишелешләрен тәкъдим иттеләр, түшәмнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләделәр.
Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында 16 балалар бакчасы төзелеше дәвам ителә. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казан шәһәрендә 8 балалар бакчасы төзелешенең барышын тикшерде. Эш сәфәрендә Башинвестстрой, Казан Башкарма комитеты, подрядчы оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Рәссәй Төзелеш министрлыгы «Эре габаритлы модульләрдән төзелгән биналар. Проектлау һәм төзелеш кагыйдәләре. Төп нигезләмәләр.» 501.13258002021 төзү кагыйдәләре җыелмасы раслады. Документ зур габаритлы тимер-бетон модульләрдән төзелгән биналарны проектлау һәм төзү буенча таләпләрне билгели, ул җыю тәртибен, тоташ төен бәйләнешләренә, инженер җиһазларына һәм эре габаритлы модульләрне бизәүгә карата таләпләрне үз эченә ала. Модульле төзелеш технологиясе норматив таләпләр буенча декоратив Материаллардан (кирпечкә плитка, керамогранит, корыч оцинкланган биттән һәм композит материаллардан кассетлар, композит, пыялафибробетон, штукатур декоратив кертемнәр һ.б.) файдаланып индивидуаль фасадлар булдыруны күздә тота. Кагыйдәләр җыелмасын куллану завод шартларында контрольне гамәлгә ашыру мөмкинлеге хисабына биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлык дәрәҗәсен һәм ышанычлылыгын күтәрүгә, шулай ук барлык эш төрләрен максималь механизацияләү хисабына төзелеш вакытын, срокларын һәм гомуми үзкыйммәтен киметүгә ярдәм итәчәк.
Социаль-мәдәни объектларны, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.