Торак төзелеше программалары, социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләренең барышы белән танышты. 2016-2021 елларда гыйбадәтханә беренчел рәвештә диярлек торгызылды. Шулай ук «Мәгарә гыйбадәтханәсе» торгызылган (2020 елның 25 февралендә митрополит Феофан тарафыннан изгеләндерелгән). Соборны карау вакытында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, эшләр билгеләнгән график нигезендә алып барыла. Аңлатмаларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бирде. Бүгенге көндә чуен идәннәрен урнаштыру, иконостас өчен иконалар язу, чиркәү кирәк-яраклары һәм мебель ясау буенча эшләр дәвам итә. Шулай ук эчке декор һәм гыйбадәтханә язмасы буенча эшләр бара (2500 кв. метрдан 2100 кв. метрга кадәр язылган). Карау барышында шулай ук яңадан торгызылган соборны һәм барлык объектларның комплексын җылыту вариантлары турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, соборны тантаналы ачу 2021 елның 21 июленә планлаштырылган.
2-3 мартта Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев, Александр Тыгин, Лотфулла Шәфигуллин һәм Николай Атласов составындагы парламент делегациясе Мордовия Республикасында калдыкларны аерым җыюны оештыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Саранск шәһәрендә булды. Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров катнашты. Күрше республикага сәфәр барышында Татарстан парламентарийлары һәм профильле министрлык вәкилләре вакытлыча Мордовия башлыгы вазифаларын башкаручы Артем Здунов һәм республика Дәүләт Җыелышы Рәисе Владимир Чибиркин белән очрашты.
Кунакларны сәламләп, Владимир Чибиркин ике республика параментларының Мордовия Дәүләт Советы белән Татарстан Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү нигезендә эшчәнлеген билгеләп үтте.
Парламентарийлар бу очрашуда парламентара хезмәттәшлекне көчәйтү чаралары турында фикер алышты.
"Бу очрашу тәҗрибә алмашу өчен яңа офыклар ача, - дип билгеләде Владимир Чибиркин. - Мордовиянең каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы халыкара стандартларга туры килә торган дип танылды. Һәм моның өчен күп нәрсә "Экология" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.
Очрашу барышында анда катнашучылар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарны һәм хокук куллану практикасын камилләштерү буенча Мордовия һәм Татарстан инициативаларын гамәлгә ашыру буенча уртак эшне дәвам итү белән кызыксынуларын белдерделәр.
Эш сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы депутатлары төбәк операторы эшчәнлеге белән танышты һәм Саранскида күпфатирлы йортлар ишегалларында каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын карады.
Алар шулай ук республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Иван Москаев үткәргән киңәшмә эшендә катнашты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, быел гына да республикада ККК җыю өчен якынча 5 мең өстәмә мәйданчык урнаштыру күздә тотыла, калдыкларны тирәнтен эшкәртүне оештыру мәсьәләсе хәл ителә.
Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Мордовиядә күргәннәргә уңай бәя бирде. Ул төбәк операторы эшчәнлегендә Европа алымын билгеләп үтте, бу алга табан эшнең яңа перспективаларын ача.
2021 елның 9-12 мартында Мәскәүдә «Рәссәй Төзелеш атнасы-2021»узачак. Төп вакыйга булып, төзелеш, бизәү материаллары һәм югары сыйфатлы җиһазлар җитештерүчеләрне берләштерәчәк һәм төзелеш тармагының инновацион технологияләре белән танышачак RosBuild 2021 күргәзмәсе торачак. Проектның төп максаты - «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын һәм төзелеш күләмнәрен арттыруга, территорияләрне төзекләндерүгә, уңайлы тормыш өчен кирәкле заманча инфраструктура булдыруга юнәлтелгән программаларны тормышка ашыруга ярдәм итү. Торак төзелешен үстерү буенча VI Бөтенрәссәй киңәшмәсе программасы, пленар утырыштан тыш, төзелеш базарында профессиональ катнашучылар өчен 30 түгәрәк өстәлне үз эченә ала. Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин.
Хисап чорында, 2020 елны исәпкә алып, 14 млрд.сумнан артык акча иҗтимагый киңлекләр белән бәйле бурычларга юнәлдерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясен стратегик үстерү» мәсьәләсе турында юнәлеше буенча провел сегодня Президент Республики Татарстан, руководитель комиссии Госсовета России по направлению Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» комиссиясе утырышын уздырды.
2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Аерым алганда, 280 мең кв. метрны социаль ипотека программасы буенча тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 1 353 фатирлы 17 йорт тапшырылган. 2021 елда социаль ипотека буенча барлыгы 161 йорт төзеләчәк. Аларның 69ы әзер диярлек. Коммерция төзелешенә килгәндә, агымдагы елда 1 млн кв. метрдан артык мәйданлы 164 күп фатирлы йортны гамәлгә кертү планлаштырыла.
Марат Айзатуллин калган 126 йортның әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат китерде. Мәсәлән, 43 йорт әзер диярлек (70%-100%), 48 йорт - уртачаәзерлектә (30% -70%), 35 йортта 30%ында эшләр күп әле (0% -30%).
Моннан тыш, 2021 елда 8 330 индивидуаль төзелеш йорты тапшырылырга тиеш. Хәзерге вакытта шуларның 1 505е файдалануга тапшырылган, ягъни планның 18,1% ы.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү чараларына 2021 елда 1 млрд.200 млн. сум бүлеп бирелгән. Алучыларның гомуми саны 739 гаилә.
Бу елны алучылар исемлегенә 636 ятим бала кертелгән. Беренче контракт 68 фатирга төзелергә тиеш. ТР Дәүләт торак фонды конкурс процедураларын үткәрү өчен торак урыннар исемлеген формалаштырган инде, хәзер аларны сайлап алу буенча эш алып барыла.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2021 елда субсидияләрне 49 алучыга күчерү планлаштырыла. «Электрон бюджет» системасында 15 муниципаль берәмлек килешү төзегән.
Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча да эш алып барыла. 20 февральгә 16 сертификат рәсмиләштерелгән, шул ук вакытта быел аларны 45 гаилә алган. Шундый гаиләләрнең берсендә берьюлы 10 бала тәрбияләнә.
Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр категориясе буенча хәзер исәпкә алу эшләре актуальләшә. Быел төбәктә шундый 9 кеше яши.
Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе агымдагы елда объектларга 158 тапкыр тикшерү белән чыкты. Закон бозучыларга салынган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 30 мең сум тәшкил итә. СРОда әгъза булган тагын 184 оешма үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән тикшерелгән.
Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектлар берничә йорттан тора – аларны ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тикшерә. Ел башыннан ДТИИ шундый 337 тикшерү үткәргән. Контроль-күзәтчелек чаралары барышында 15 муниципаль районда 113 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 67се бетерелгән. Калган 30 муниципаль берәмлектә хокук бозулар ачыкланмаган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты. Визит барышында ул күп профильле район үзәк хастаханәсендә булды, анда узган ел 3 нче дәвалау корпусына капиталь ремонт ясауның беренче этабы тәмамланган иде.
Дәвалау корпусы 1984 елда төзелгән. Биредә кабул итү-диагностика, анестезиология-реанимация, гинекология, хирургия һәм операция бүлекләре урнашкан. Беренче этап кысаларында бинаның бер өлеше ремонтланды. Төп операция бүлеген хастаханә эчендәге инфекцияләү һәм операциядән соң өзлегүләр куркынычын киметергә, авыр пациентларны дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче «чиста биналар» комплексы белән җиһазландырдылар.
Рөстәм Миңнеханов дәвалау корпусының бүлмәләрен карап чыкты һәм капиталь ремонтның киләсе этабы барышы белән танышты. Бинаның икенче яртысында электромонтаж һәм штукатурлау-буяу эшләре, тәрәзәләрне һәм вентиляция системаларын амаштыру эшләре бара. Ремонтны җәй көне тәмамлау планлаштырыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм үзәге белән яңа кабул итү-диагностика бүлеге проектын тәкъдим иттеләр. Объект тәүлек буе эшли торган стационарның 192 ятагын һәм сменага 200 кешегә исәпләнгән кабул итү-диагностика бүлеген үз эченә ала. Хәзерге вакытта проект-смета документациясе эшләнгән.
Соңрак Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов кабул итү-диагностика бүлеген төзүнең статик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Проектны гамәлгә ашыру өчен ТР Президенты федераль һәм төбәк программалары мөмкинлекләрен кулланырга, шулай ук шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләр ярдәменнән файдаланырга өндәде.
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтланган Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә булды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Музыка мәктәбе 1981 елда ачыла. 1990 елда аңа татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исеме бирелә. Музыка мәктәбен 2 меңнән артык укучы тәмамлаган.
Рөстәм Миңнеханов өчен мәктәптә экскурсия уздырдылар, уку сыйныфларын күрсәттеләр. Капиталь ремонт кысаларында бинада фасадны җылыту һәм тышлау, түбә кору эшләре башкарылды, инженер челтәрләре яңартылды, сәхнә җиһазлары монтажланды, яңа җиһазлар урнаштырылды.
Президентка хәбәр ителгәнчә, хәзер мәктәптә 573 бала шөгыльләнә. Укыту 17 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар иҗат коллективлары составында актив эшчәнлек алып баралар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Актлар залында Рөстәм Миңнеханов мәктәп ансамбльләре иҗаты белән танышты һәм балалар белән истәлеккә фотога төште.