Агломерацияләрне үстерү республикада торак төзелеше күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Бүген Сәид Галиев исемендәге Мәдәният йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, «ТКХ реформалауга ярдәм фонды» ДК директоры Константин Цицин катнаша. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин министрлыкның 2020 елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм агымдагы елга өстенлекле бурычлар турында сөйләде. Үзенең сәламләү сүзендә ул 2020 елның бөтен икътисад өчен җитди сынау булуын искәртте. Һәм мондый шартларда федераль, төбәк һәм җирле хакимият органнарының җайга салынган, бердәм эшләве ни дәрәҗәдә мөһим. «РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча эш төркеменең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге эш төркеме һәм Марат Шакирҗан улы Хөснуллин рәислегендә төзелеш тармагына ярдәм итү буенча региональ үсеш штабы утырышы нәтиҗәсе булып, 2020 елга нәтиҗәләрне билгеләгән һәм алга таба үсеш өчен нигез салган карарлар эшләү торды», - дип билгеләп үтте министр. Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, пандемия вакытында төзелешне туктатмау карары нигезендә, ирешелгән күрсәткечләрне саклап кала алдык. Узып баручы елда 2 млн 680 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Аерым алганда, социаль ипотека программасы буенча 153 йорт яки 216,5 мең квадрат метр төзелгән. Шәхси торак төзелеше кысаларында гомуми мәйданы 1 млн. 452 мең квадрат метр булган 11 мең йорт. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, торак базарында тотрыкландыруда еллык 6,5% буенча федераль ташламалы ипотека программасы төп роль уйнаган. «Республикада узган ел эчендә 10 мең 492 ташламалы кредит бирелгән. Шәхси торак төзелеше базары өчен 3% ставкасы белән авыл ипотека программасы нәтиҗәле чара булды, аның буенча Татарстанда 1 мең 639 кредит рәсмиләштерелде», - диде Марат Айзатуллин.
2020 елда якынча 100 миллиард сумнан артык суммага 4,5 мең объект төзелде, ремонтланды һәм реконструкцияләнде. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин җиткерде.
Быел Татарстанның төзелеш тармагы оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Аның очышы 1921 елның 22 октябреннән, дәүләт корылмалары комитеты боерыгы белән беренче дәүләт универсаль төзелеш конторасы булдырылганнан алып барыла. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. «Быел зур эш көтелә, безнең тармак оешуның 100 еллыгын билгеләп үтә. Мин ышанам - без куелган бурычларны үтәрбез һәм алар тулысынча үтәләчәк, - дип ассызыклады Марат Айзатуллин. 2021 елда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Алданган өлешчеләр белән мәсьәлә тулысынча хәл ителергә тиеш. Бүген проблемалы 10 йорт төзелеше яңартылган, шул исәптән ЙОРТ.РФ фонды белән төзелгән килешүләр кысаларында да».
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Технологияләр» һәм «Юллар» фәнни-белем бирү үзәкләрендә булды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Чара кысаларында 2020 елда Министрлык эшенә йомгак ясалачак һәм 2021 елга төп бурычлар билгеләнәчәк. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, «ТКХ реформалауга ярдәм фонды» ДК директоры Константин Цицин катнашачаклар. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова, «Садовое кольцо Девелопмент» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Колунов чыгышлары планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, чара 2021 елның 21 гыйнварында Сәид Галиев исемендәге мәдәният йортында узачак. Трансляция башлану: 10.30 (МСК), трансляциягә сылтама.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан алданган өлешчеләргә ярдәм күләме буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.
Беренче вице-премьер билгеләгәнчә, Татарстан Президенты ярдәмендә республикада алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү буенча планлы эшләр алып барыла. “2020 елда бу эш дәвам итте. Республика программасы буенча 398 алданган өлешченең хокуклары кире кайтарылды, 990 млн сумга 7 проблемалы йорт тапшырылды”, - дип хәбәр итте ул.
Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, эшләрнең төп күләме берничә төзүче оешма өлешчеләре тирәсендә барды. Сүз “Свей”, “Фон”, “Стройком” компанияләре турында бара. 2021 елда әлеге фирмаларның өлешчеләре проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, дип ышандырды ул.
Ул ел азагына Татарстандагы барлык проблемалы объектларны төзеп бетерү бурычы куелуына басым ясады.
Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәме белән фатир бирүне чикләү ихтималы федераль дәрәҗәдә карала.
Бу турыда Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков белдерде.
“Билгеле булганча, проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы. Алар я юридик затлар, я алга таба сату өчен торак алган кешеләр”, - диде спикер.
“Проблемалы объектларны төзеп бетерү өчен бюджет акчасы тотылу сәбәпле, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү һәм өлешчеләргә чикләнгән күләмдә фатир бирү варианты федераль дәрәҗәдә карала”, - дип өстәде Иван Новиков.
Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә кертемнәрне иминләштерү схемасы кебек эшләргә тиеш. Ягъни, ул өлешчегә ярдәм нигезендә тапшырылырга тиешле мәйданны билгеләп, калган өлешен эшмәкәрлек рискы буларак бәяләүне күздә тота.
Бүгенге көндә республикада күп фатирлы йортларның 41%ы эскроу-счетларсыз төзелә.
Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
“Бездә төзелеш мәйданының 41%ы иске кагыйдәләр буенча төзелә. Бу – 800 мең кв. метр тирәсе. Калган 59%ы эскроу-счетлар белән проект финанславы аша төзелә”, - дип билгеләде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, проект финанславыннан башка төзелгән биналар да республика хакимияте контролендә тора. Ул Татарстанда киләчәктә алданган өлешчеләр проблемасы килеп чыкмас дип ышандырды.
Татарстан Республикасында агымдагы 2021 елда 2 млн. 670 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. 2021 елның 16 гыйнварына 105 мең кв.м (планның 3,9%ы) файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул шулай ук искә төшергәнчә, иң мөһим юнәлеш, бигрәк тә республикага ун еллык перспективага куелган бурычлар буенча – торак төзелеше.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин та катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан 280,5 мең кв. метрга инвестиция программасы алдан формалаштырылган.
Бүгенге көндә 49 мең кв. метр мәйданда 6 йорт файдалануга тапшырылган.
Коммерция төзүчеләре быел күп фатирлы 164 йорт тапшырырга тиеш, аларның гомуми мәйданы 1 миллион 265,3 мең кв. м. тәшкил итә.
157 объектның төзелеш стадиясе түбәндәгечә: 40 йорт әзер диярлек (70% -100%), уртача әзерлектә - 49 йорт (30% -70%), 68 йортта (0% -30%) эшләр күп әле.
Шәхси торак төзелеше программасы буенча 2021 елда 1 миллион 124 мең кв. метр мәйданда 8 мең 330 йорт төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Марат Айзатуллин аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Әлеге программалар кысаларында 738 гаилә торак алачак. Бу шул исәптән 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 48 яшь гаилә, шулай ук мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 9 граждан.
«Татарстан Республикасы ТКХ сферасында иҗтимагый контроль региональ үзәге» КП күпфатирлы йортларның милекчеләре һәм советлары өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай укыту курслары башлап җибәрә. Курсларның төп темалары: 1. 2021 елда законнарны үзгәртү. 2. Күпфатирлы йорт белән идарә итү. 3. КФЙда гомуми милек. 4. ТКХ өчен тарифлар. 5. Торак милекчеләре җыелышы. 6. КФЙ капиталь һәм агымдагы ремонт. 7. КФЙда энергияне саклау. 8. ТКХ өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау. Курсларга язылу 8 (843) 236-29-97 телефоны буенча яки электрон почта аша башкарыла: obcontrolrt@mail.ru
Гаризаны РФ архитекторлар сайтында 11 гыйнварның Мәскәү вакыты белән 11:00дән 25 гыйнварның 23:59 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Архитекторы.рф - архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә белгечләр өчен профессиональ үсешнең түләүсез лидерлык программасы. Программада катнашу өчен архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр төзүчеләре һәм шәһәр йөзе өчен җавап бирүче дәүләт хезмәткәрләре чакырыла. Гаризаны 45 яшькә кадәр белгечләр, югары профильле белем һәм тармак белгече яки дәүләт хезмәткәрләренең бер елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе булган белгечләр, шулай ук дәүләт өлкәсендә агымдагы эш шартларында кимендә ике ел дәвамында тәмамланган югары профильле белемсез дәүләт хезмәткәрләре тапшыра ала. Эксперт жюри сайлаган 100 финалистның исемнәре март уртасында билгеле булачак. Архитекторы.рф һәм «Шәһәр практикасы» программалары һәм гаризалар бирү шартлары турында тулырак мәгълүматны Архитекторы.рф сайтында табарга мөмкин.