Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әйтик, агымдагы 2020 елда республикада капиталь ремонт программасына 1 066 күп фатирлы торак йорт кертелгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 765 йортта эшләр тәмамланган. Шуларның 424е Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.
Бүгенге көндә социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча берничә программа төгәлләнгән инде. Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт ясау программасы (37 объект ремонтланган), мәдәният тармагы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау (8 объектта эшләр тәмамланган), 21 спорт объекты, 7 балалар сәламәтләндерү лагеры, 5 яшьләр үзәге, 7 муниципаль архив бинасы капиталь ремонтландган. Шулай ук урманчылыклар биналарына (14 объект) капиталь ремонт тәмамланган.
«Мәгариф» тармагында гамәлдәге дүрт программа буенча 478 объект ремонтлана.
Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы буенча бары тик 2 объект буенча гына эшләрне тәмамларга калган. Программага барлыгы 87 балалар бакчасы кертелгән.
17 ресурс үзәгенең 4се эшләнеп бетмәгән әле.
Уку корпусларын һәм тулай торакларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында ике объект тәмамланган; бер объектта эшләр әле дәвам итә.
Җылы бәдрәфләрне ремонтлау программасы буенча 193 объектта эшләр тәмамланган, программа 85%ка үтәлгән.
«Сәламәтлек саклау» тармагында 2 программа гамәлгә ашырыла. 23 объектта ремонт планлаштырылган.
Әйтик, сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләрне сигез объектның берсендә тәмамларга калган. Медицина стационарларының 9сы ремонтланган, шул ук вакытта 6 объектта эшләр дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында 7 программа гамәлгә ашырыла. Болар – сыер абзарларын, ындыр табакларын, машина-трактор паркларын, яшелчә саклагычларын, кошчылык фермаларын, ат фермаларын капиталь ремонтлау программалары, шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы. Соңгы программа төгәлләнгән. Башка 6сы буенча эш уртача 93% ка башкарылган.
Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкәгә капиталь ремонт ясауның башка программалары турында да сөйләде. Аерым алганда, яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы тәмамланып килә. 13 объект ремонтланган инде, 3 объектта эшләрне тәмамларга калган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау дәвам итә. Программада өч объект бар, эшләр 1 объектта бара. Илкүләм гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау 8 объектта тәмамланган, 6сы әлегә эштә.
Социаль хезмәт күрсәтү биналарын капиталь ремонтлау программасына 37 объект кертелгән. Программаның зур өлеше башкарылган – 5 объектта эшләр бара.
2020 елда Татарстанның коммуналь комплексында инженерлык системаларын модернизацияләү буенча берничә мөһим программа гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 4се – индивидуаль җылыту системасына күчү, урамнардагы утларны торгызу, республика бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштыру программалары, шулай ук халыкны чиста су белән тәэмин итү программасы тәмамланган.
Эштә бер программа калган – су бүлү системаларын модернизацияләү. Аңа 27 объект кертелгән, шуларның 21е буенча эшләр тәмамланган, 6 объектта эшләр график нигезендә бара.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләде. Утырышны башлап, Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика Хөкүмәтенең даими контролендә булган системалы мәсьәләләр дә, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов гамәлгә ашырыла торган программаларга, җылылык әзерләү һәм җибәрү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен норматив җайга салуга багышланган доклад белән чыгыш ясады. Алексей Фролов сүзләренә караганда, 12 ноябрьгә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрнең фактик үтәлеше 99,5% тәшкил итә. Агымдагы елда гомуми мәйданы 6,4 млн.кв. метр булган 1 066 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Программада шулай ук 138 йортта 378 лифт алыштыру каралган.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау Президент программасы ярдәмендә бина яңа кыяфәткә ия булды. Базарлы Матак авылында район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусына капиталь ремонт тәмамланды. Хәзерге вакытта яңартылган бинада җиһазлар урнаштыралар. Капиталь ремонт буенча Президент программасы ярдәмендә сәламәтлек саклау учреждениесе яңа кыяфәткә ия булды. Ремонтка республика бюджетыннан 62 млн. сум бүлеп бирелгән. Шул ук акчага йогышлы авырулар бүлеге янындагы территория төзекләндерелде һәм җиһазлар сатып алынды.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татлизинг» ТР ДУП коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул-Хафизов Илнар Фәнил улы. Билгеләү турындагы тиешле боерыкка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры кул куйды. Илнар Хафизовны яңа вазыйфада тәкъдим итеп, Марат Айзатуллин, аның тармакта эшләү тәҗрибәсе коллектив белән идарә итү линиясен дөрес һәм профессиональ рәвештә дәвам итәргә һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Илнар Хафизов ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.
Белешмә өчен: Илнар Хафизов 1984 елның 14 июлендә ТАССРның Кукмара районы Әсән-Елга авылында туган.
2006 елда В.И. Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын «филолог»белгечлеге буенча тәмамлый, 2015 елда - Казан (Идел буе) дәүләт университетын «Оешма менеджменты» белгечлеге буенча.
2008 елдан 2011 елга кадәр — Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы;
2011 елның мартыннан 2011 елның ноябренә кадәр — Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы;
2011 елдан 2015 елга кадәр — Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;
2015 елның октябреннән 2020 елның октябренә кадәр — Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;
2020 елның ноябреннән – «Татлизинг» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры.
11 ноябрьдә Рәссәй Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рәссәй Төзелеш министрлыгы коллективына ведомствоның яңа башлыгы Ирек Фәйзуллинны тәкъдим итте. Аны Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифасына билгеләү турындагы указга сишәмбе, 10 ноябрьдә, Рәссәй Президенты кул куйды. Элегрәк ул Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган иде, яңа вазыйфада Ирек Фәйзуллин Владимир Якушевны алыштырды, ул ведомство белән 2018 елның маеннан җитәкчелек итте. «Ирек Әнвәр улының белемнәре һәм практик тәҗрибәсе ведомствога эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм тармак алдында Рәссәй Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган барлык бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. Хәзер төзелеш комплексы барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен беркайчан да уңайлы вакыт кичерә. Президент һәм премьер-министрны тулы аңлау һәм ярдәм итү, шулай ук квалификацияле кадрларның күп булуы ил икътисадының әйдәп баручы секторларының берсе буларак төзелешне һәрьяклап үстерү өчен менә дигән нигез тудыра. Безнең Рәссәйнең Төзелеш тармагын дөньяда иң алдынгыларның берсе итү мөмкинлеге бар»,-дип ассызыклады вице-премьер.
Ирек Фәйзуллин ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм вице-премьерга ирешелгән күрсәткечләр артачак, дип ышандырды. «Без, ирешелгән темпларны киметмичә, әлеге юнәлештә актив эш алып барачакбыз. Рәссәйнең Төзелеш Министрлыгы алдында якындагы ун елга иң мөһим бурыч – биш миллион гаиләнең тормыш сыйфатын күтәрү тора. Бу бары тик комплекслы якын килү – яңа сыйфатлы торак төзү, авария хәлендәге йортларны күчерү, уңайлы шәһәр киңлекләрен булдыру, административ киртәләрне бетерү, капиталь ремонт үткәрү һәм башка бик күп мөһим темалар аркасында гына мөмкин. Владимир Владимирович Якушев җитәкчелегендә башкарылган эш, һичшиксез, сизелерлек нәтиҗәләргә китерде. Агымдагы елның гыйнварыннан мин ведомство эшенә чумдым һәм команданың югары профессионализмында һәм бердәмлегендә шик юк. Барлык ориентирлар да аңлашыла, без тармак алдына куелган бурычларны үтәячәкбез», - диде Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2021 елда капиталь ремонтның барлык программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү турында карар кабул ителде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Агымдагы елда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча 26 программа тормышка ашырыла. Әйтик, «мәгариф» линиясе буенча 2020 елда ресурс үзәкләренең 17 бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 12 объектта ремонт тәмамланган. Биш объектта эшләр дәвам итә. 6 ел эчендә Татарстанда әлеге программа буенча 65 учреждение ремонтланды. Шулай ук бу юнәлештә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы да тормышка ашырыла. 2020 елда 172 объектны ремонтлау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 36 гомуми белем бирү мәктәбендә, 3 махсус (кадет) мәктәптә, 44 функциональ зонада һәм 83 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ремонт тәмамланган. 6 объектта эшләр бара. 8 ел эчендә әлеге программа буенча 1 313 мәгариф учреждениесе ремонтланды, шулардан 749 муниципаль, 65 коррекцион һәм 5 кадет мәктәбе, 379 балалар бакчасы, 115 объектта функциональ зоналар булдырылды. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, мәгариф объектларын яңарту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Моннан тыш, 2020 елда 16 яшүсмерләр клубының матди базасын төзекләндерү һәм ныгыту планлаштырылган. 9 ноябрьгә өч объектта эшләрне тәмамларга калган. Программаны гамәлгә ашыру 5 ел эчендә республикада барлыгы 141 яшүсмерләр клубы ремонтланган. ТР яшьләр үзәкләре биналарын (корылышларын) капиталь ремонтлау һәм матди базаны ныгыту программасы буенча эшләр 2 объектта алып барыла, өч объектта эшләр тәмамланган. Әлеге программаны тормышка ашыру 2 ел эчендә яшьләр үзәкләренең алты бинасы ремонтланган. Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары шулай ук хәбәр иткәнчә, ремонт эшләре барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларында да тәмамланган. «Мәдәният» линиясе буенча 2020 елда Татарстан Республикасының 37 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 30 объектта ремонт тәмамланган, җиде объектта эшләр дәвам итә. Программаны гамәлгә ашыруның 5 ел эчендә барлыгы 153 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланган. Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Әлеге программаны тормышка ашыруның 4 ел эчендә барлыгы 189 бина ремонтланган.
Хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре ел башланганнан бирле 1 мең 205 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 538 мең сумлык 128 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 443 оешма – ҮҖО әгъзалары тикшерелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан ел башыннан 2 мең 329 тикшерү үткәрелгән. 538 закон бозу очрагы ачыкланган, 497се бетерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, узган ике атна эчендә республикада 54 мең квадрат метр торак төзелгән. Ел башланганнан бирле 2 млн 250 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 7 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада еллык план 75% ка үтәлгән. Биектау, Тукай, Питрәч һәм Апас районнарында еллык план 100% ка үтәлгән.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча статистика органнарына 2 мең 259 фатирга исәпләнгән 83 йорт буенча хисап бирелгән – бу еллык планның яртысыннан кимрәк – 49%. Хәзерге вакытта социаль ипотека программасы кысаларында төзелүче 47 йортның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 39 объект әзер диярлек, 8 объект уртача әзерлектә.
2020 елда республикада 177 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. Бүгенге көндә 123 йорт файдалануга тапшырылган, ягъни планның 65%ыннан аз гына артыграк. Хәзерге вакытта программа буенча төзелүче 53 йорт әзер диярлек, 1 объект уртача әзерлектә.
Шәхси торак төзелешендә хәлләр яхшырак. 9 мең 670 торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 90,5%ын тәшкил итә.
2020 елда 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында 584 торак бина законлаштырылган. Алар арасында милек хокукы республикага беркетелгән һәм ятим балалар белән 304 урынга наем шартнамәләре төзелгән. 99 торак бинага милек хокукы Дәүләт торак фонды тарафыннан теркәлгән. 129 торак бина сату алды әзерлеге үтә. Файдалануга тапшырылмаган йортларда 52 торак бина бар, алар ятим балаларга тапшырылырга тиеш. Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.
7 ноябрьгә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча исемлеккә кертелгән 47 кешенең 45енә субсидияләр күчерелгән. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Торак белән тәэмин итү буенча мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 24 гражданга 23 сертификат рәсмиләштерелгән, шуларның 19ы тормышка ашырылган.
Нотыкның икенче блогы социаль-мәдәни объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыруга багышланды. Мәгариф өлкәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү программасы гамәлгә ашырыла. Ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы файдалануга тапшырылырга тиеш. Төзелеш-монтаж эшләре шуларның 20сендә тәмамланган. Ике объект төзелеп бетү стадиясендә.
ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында төзелеш өч юнәлеш буенча алып барыла: ФАПлар, табиб амбулаторияләре, гомуми практика табибы офисы төзү. 2020 елда планлаштырылган 43 фельдшер-акушерлык пунктының 32сендә эшләр тәмамланган. 11 ФАПта әлегә эшләр дәвам итә. Ел ахырына 7 табиб амбулаториясе тапшырылырга тиеш. Дүрт амбулатория төзелгән, калган өчесендә төзү-монтаж эшләре ахырына якынлаша. Шулай ук быел Биектау районында гомуми практика табибы офисы да тапшырылырга тиеш.
«Спорт» тармагында өч юнәлеш буенча бер программа гамәлгә ашырыла: универсаль спорт мәйданчыклары, блок-модульле чаңгы базалары, Зеленодольскта ябык футбол манежы төзелеше. Зеленодольскта чаңгы базалары һәм ябык манеж төзелеше тәмамланган. Ә агымдагы елда тапшырылырга тиешле 86 спорт мәйданының өчесе генә (барысы да Апас районында) эшләнеп бетмәгән.
Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла, аның кысаларында 2020 елда 8 объект төзү һәм бер объектны реконструкцияләү планлаштырылган. Хәзерге вакытта 9 объектның өчесе эштә.
«Мәдәният» тармагында авыл клублары төзү программасы эшли. 12 объектның 5сендә әлегә эшләр дәвам итә.
«Авыл хуҗалыгы» тармагында төзелеш эшләре 2 республика программасы кысаларында алып барыла. «Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзелеше» программасы буенча эшләр 7 объектның 3сендә дәвам итә. Ноябрь ахырында 79 силос-сенаж траншеясы төзү программасы буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла.
Шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзелеше дә алып барыла. Агымдагы елда файдалануга тапшырырга планлаштырылган 21 объектның барысы да эшләнә.
Авыл җирлекләре Советлары биналарын төзү буенча 11 объектның 7сендә эшләр дәвам итә.
Бүген, Татарстан Конституциясен бәйрәм итү көнендә, эш визиты белән Әлмәт шәһәренә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин килде. Эш сәфәре кысаларында ул шәһәрнең кайбер объектларын реконструкцияләү һәм төзүнең барышы белән танышты. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре катнаштылар. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар реконструкциянең соңгы стадиясендә булган шәһәр чистарту корылмаларында булдылар. Проект нитри- һәм дентрификация һәм фосфорны биологик яктан чыгару технологияләрен кулланып, юынты суларны биологик чистартуның заманча системасын кертүне күздә тота. Агынты сулар утырмаларын механик яктан тәэмин итү өчен заманча җиһазлар белән цех төзелде, аэротенк һәм ике аралашу бассейны реконструкцияләнде. Шулай ук рәшәткәләр һәм юка чистарту, аэрияләнә торган ком кисәкләре булган бинадан торган механик чистарту яңа төен төзү төгәлләнде. Төзү-монтаж эшләре башкарылды: ике өстәмә икенчел отстойник төзү, технологик җиһазларны монтажлау, һава станциясе бинасында яңа үзәк яр буе турбововоздуходувка урнаштыру һ.б. Чистарту корылмаларын яңарту агымдагы ел ахырына планлаштырыла. Визит ахырында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры һәм район Башлыгы районда башка социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау барышы турында фикер алыштылар.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин авыл җирендә торак сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека программасы шартларында үзгәрешләр турында карар имзалады. «Авыл ипотекасы» программасы быелдан эшли башлады. Аның ярдәме белән гражданнар җир участогы сатып алуга һәм анда торак төзүгә, яңа төзелештә фатир, әзер шәхси йорт салып алуга, шулай ук инде булган участокта торак төзүгә еллык 0,1дән 3%ка кадәр ташламалы ставка астында кредит рәсмиләштерә алалар. Беренчел взнос - 10%. Максималь срок - 25 ел. Ипотека гамәлләре авыл җирендә һәм 30 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә җиргә яки торакка кагыла. Программаның яңартылган шартларында ана капиталы акчаларын беренчел кертем өчен куллану хокукы барлыкка килде. Элек мондый тыю юк иде, әмма банклар, хокукый актта әлеге норманың булмавына сылтап, заемчыга баш тарта ала иде. «Авыл ипотекасы» халык арасында зур популярлык казана. Программа старт алганнан бирле 320,5 млрд сумлык 148,6 мең гариза бирелгән һәм 53 млрд сумлык 27,1 мең кредит бирелгән.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 31 октябрьгә 98,45% ка үтәлгән. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 613 йортта капремонт эшләре тәмамланган, шуларның 424е Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин та катнашты.
Киңәшмә барышында Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында бары тик мәктәпкәчә учреждениеләр буенча гына эшләрне тәмамларга кирәк. 31 октябрьгә 87 балалар бакчасыннан 2 муниципаль берәмлектә 4 объектта эшләр бара.
Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт 17 объектта тәмамланган, тагын 5сендә эшләр дәвам итә.
Уку корпусларын һәм тулай торакларны ремонтлау программасы буенча 1 объектта капиталь ремонт тәмамланган, 2 объектта эшләр бара.
Республикада белем бирү оешмаларында җылы бәдрәфләргә капиталь ремонт ясау программасы дәвам итә. 286 объектның 162сендә эшләр тәмамланган, 72сендә эшләр дәвам итә, 52 объектта әзерлек эшләре бара.
«Спорт» тармагында спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, барлык объектларда (программа буенча - 21) да эшләр тәмамланган.
Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы 13 объектта тәмамланган, тагын 3 объектта эшләр калган әле.
Агымдагы елда яшьләр үзәкләренең 5 бинасын (урыннарын) капиталь ремонтлау планлаштырылган иде. Шуларның 3сендә эшләр тәмамланган, 2сендә эшләр бара.
Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау 7 объектта тәмамланган, эшләрне 1 объектта тәмамларга калган.
Стационарларга капиталь ремонт ясала: 6 объектта эшләр тәмамланган, 9 объектта эшләр бара.
Мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау 37 объектның 36сында тәмамланган (1 объектта эшләрне тәмамларга кирәк).
Республикада сыер абзарларын капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләр 135 объектта тәмамланган, 21 объектта эшләр бара. Ындыр табакларын капиталь ремонтлау 122 объектта тәмамланган, 5сендә эшләр бар әле. Моннан тыш, төбәктә машина-трактор паркларына (67 объектның 57сендә эшләр тәмамланган, 8 объектта бара), яшелчә- бәрәңге саклагычларына (8 объектның 6сында эшләр тәмамланган, 2сендә эшләр бара) капиталь ремонт дәвам итә. Кошчылык фермаларына капиталь ремонт 10да тәмамланган, 2 объект - эштә. 8 объектта ат фермаларына капиталь ремонт тәмамланган, 3 объектта эшләр дәвам итә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлауга килгәндә, 3 объектның 1сендә эшләр тәмамланган, 2 объектта эшләр бара.