ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

16 июльдә 13.00 сәгатьтә Рәссәй Төзелеш Министрлыгы «Посткоронавирус чорында шәһәр мохите. Яңа кагыйдәләр, яңа гадәтләр һәм яңа мөмкинлекләр» цифрлы паблик-ток үткәрәчәк. Чарада катнашу өчен дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, архитекторлар, урбанистлар, социологлар, бизнес вәкилләре чакырылган. Дөнья элеккечә булырмы? Кешеләрнең үз-үзен тотышы үзгәрәчәкме? Безнең шәһәрләрне нәрсә көтә: шәһәрнең үзәкләштерелүе яки «үзәге» төшенчәсе юкка чыгачак? Урбанизация акрынаячакмы? Халык тыгызлыгы үзгәрәчәк? Глобаль цифрлаштыру тренды калырмы һәм цифрлы «детокс»ны тәэмин итүче шәһәр лакуннары булдырылырмы? Ә иң мөһиме-нинди булачак алар, киләчәк шәһәрләре? Бу сорауларга җавапларны экспертлар, урбанистлар, бизнесменнар «Посткоронавирус чорында шәһәр мохите. Яңа кагыйдәләр, яңа гадәтләр һәм яңа мөмкинлекләр» цифрлы паблик-ток барышында эзләячәкләр. https://expoconf.online/gorodskaya-sreda-novie-vozmognosti#video

2020 елның 4 июлендәге 985 номерлы федераль хөкүмәт карары белән милли стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының яңартылган исемлеге расланды, аларны куллану нәтиҗәсендә «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында Техник регламент» Федераль закон таләпләрен үтәү мәҗбүри нигездә тәэмин ителә, ул 2020 елның 1 августында үз көченә керә. Исемлекне актуальләштерү һөнәри һәм эксперт бергәлеге вәкилләренең актив катнашында алып барылды. Документ структурасы элеккечә калды – аңа 74 кагыйдәләр җыелмасы аерым пунктлары һәм 4 дәүләт стандарты (ГОСТ) кертелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Рәссәй Хөкүмәтенең 2020 елның 4 июлендәге 985 номерлы карарының 2 пункты нигезендә, төзүче яисә техник заказчы тарафыннан кабул ителгән проект документлары һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре, аларны эшләү 1 августка кадәр башланган һәм проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә беренчел яки кабат дәүләт яки дәүләти булмаган экспертизага тапшырылган, 2020 елның 1 августына кадәр гамәлдә булган Иске исемлеккә кертелгән илкүләм стандартларга һәм кагыйдәләр җыелмасына туры килү-килмәүгә тикшерелә.


11
июль, 2020 ел
шимбә

Искиткеч кеше – Тихомиров Борис Иван улы – Рәссәйнең Мактаулы төзүчесе, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, күп еллар дәвамында Татарстанның конструкторлык предприятиесенең – «Казан Гипронииавиапром» АҖ алыштыргысыз җитәкчесе. Борис Иван улының бөтен тормышы - Ватанга фидакарь хезмәт итүнең, сайлаган эшенә, үз идеалларына һәм фикерләренә тугрылыкның ачык мисалы. Ул үзенең даны һәм танылуы белән 30 елдан артык республикада әйдәп баручы конструкторлык предприятиесен - «Казан Гипронииавиапром» АҖ җитәкләвенә генә бурычлы түгел, аның җитәкчелегендә Татарстанда күп санлы сәнәгать, торак һәм иҗтимагый биналар проектлары тормышка ашырылды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы исеменнән Борис Иван улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында яхшы хәтер аны белгән һәм аның белән эшләгән һәрберсе ягыннан сакланачак.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни һәм авыл хуҗалыгы  объектларына капремонт барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып хәбәр иткәнчә, республикада ике көн буена Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, шулай ук кайбер  федераль министрлар эш сәфәрендә булдганнар. Михаил Мишустин Казандагы Республика йогышлы авырулар сырхауханәсе корпусларын төзүнең барышын бәяләгән.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу объектта эшләр яхшы оештырылган, иң мөһиме – шул темпны югалтмаска һәм сыйфатлы төзелеш тәэмин итәргә. Август уртасында бу сәламәтлек саклау объекты эшләтеп җибәреләчәк, диде Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Михаил Мишустин һәм аны озата йөрүче затлар, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булып, резидент компанияләрнең гамәлдәге җитештерүләрен караганнар, шулай ук юллар челтәрен үстерү һәм Европа – Көнбатыш Кытай автоюлын салу турында киңәшмә уздырганнар.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча гомуми мәйданы 6,5 млн. кв. метр булган 1 064  күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программада 41 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).

Барлык эшләр җылылык бирү сезоны башланганчы тәмамланырга тиеш.  

«Мәгариф» тармагында республикада 4 программа гамәлгә ашырыла. Шулардан гомуми белем оешмаларына (172 объект), ресурс үзәкләренә (17 объект) капиталь ремонт, уку корпусларына һәм тулай тораклар биналарына (3 объект), җылы туалетларга (286 объект) капиталь ремонт каралган. Барлыгы 478 объект.

36 мәктәпкә ремонт планлаштырылган. 10 июльгә эшләр 32 объектта бара. 4 объектта тәмамланган.

Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт эшләре барлык 3 объектта да бара.

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә ремонт 87 объектта каралган, эшләр 77 объектта бара. 10 объектта эшләр тәмамланган.

2 мәктәпкәчә балалар учреждениесендә ремонт-реставрация эшләре планлаштырылган. Эшләр дәвам итә.

Республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт 17 объектта каралган. 16 объектта эшләр дәвам итә, 1 объектта тәмамланган.

«Яшьләр сәясәте» тармагы буенча 3 программа гамәлгә ашырыла: яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) (5 объект), савыктыру лагерларына (6 объект), яшүсмерләр клубларына (17 объект) капиталь ремонт. Барлыгы 28 объект.

Республикада яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм аларның матди базаларын ныгыту дәвам итә – 4 объектта, 1 объектта эшләр төгәлләнгән.

6 савыктыру лагерында капиталь ремонттан 4 объектта эшләр бара, 2 объектта эшләр тәмамланган.  

Яшүсмерләр клубларына (17 объект) капиталь ремонт буенча 16 объектта эшләр бара.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 2 программа гамәлгә ашырыла: сәламәтлек саклау объектларына (8 объект); стационарларга (26 объект) капиталь ремонт каралган. Барлыгы 34 объект.

«Мәдәният» тармагы буенча 2 программа гамәлгә ашырыла: мәдәният объектларына (37 объект); мәдәният тармагының мәгариф учреждениеләренә (8 объект) капиталь ремонт каралган. Барлыгы 45 объект.

Эшләр 26 объектта бара, 11 объектта эшләр тәмамланган.

«Авыл хуҗалыгы» тармагы буенча 7 программа гамәлгә ашырыла: ашлык амбарларына (127 объект),  ат фермаларына (11 объект), сыер фермаларына (158 объект), машина-трактор паркларына (66 объект), яшелчә-бәрәңге саклагычларга  (12 объект), кошчылык фермаларына (12 объект); ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына (41 объект) капиталь ремонт планлаштырылган.

Барлыгы 427 объект. Эшләр график буенча бара.

Татарстан Республикасы Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында 68,7 км суүткәргеч салынган, 10 скважина борауланган, 10 су җыю манарасы куелган.

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча  46 объектта 87 казан сүтелгән, 35 объектата 65 казан монтажланган. 43 муниципаль берәмлектәге 65 объектта 113 казан алмаштыру каралган.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, блоклы-модульле казаннар кую» программасы буенча 756 күп фатирлы йортта 1 228 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү карала.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча Татарстан Республикасы торак пунктларында 5 мең 556 яктырткыч куелган, 90,7 км СИП уздырылган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында су җибәрү системасын яңарту» программасы буенча барлык объектларда да эшләр башланган.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә,  2020-2021 елгы җылылык бирүгә әзерлек эшләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  01.06.2020 г. №445 карары нигезендә алып барыла.

Тагын Фәрит Хәнифов җылылык бирүгә әзерлек буенча торак фондын, социаль объектларны, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларын әзерләүне мониторинглау турында сөйләде.  


10
июль, 2020 ел
җомга

Бүген Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр барышында «Синергия» Автокомпонентлар җитештерү буенча Индустриаль-технологик парк. 3 нче Корпус. ПАН-прекурсор җитештерү буенча заманча завод» төзелеш объектында булды, анда эшләрнең барышы белән таныштылар. ПАН-прекурсор углерод җепселләре җитештерү өчен төп чимал булып тора, яңа заводның проект куәте елына 5 мең тонна тәшкил итә.

«Энергетик» мәдәният сараенда ремонт эшләренең дүртенче этабына керештеләр. Ул 70 нче еллар башында төзелгән. 47 ел эчендә мәдәни учреждениене өлешчә генә ремонтлаганнар. 9 мең кв. метр мәйданлы бинада масштаблы реконструкция беренче тапкыр үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, аңа республика бюджетыннан 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Бина эчендә дә үзгәрешләр көтелә. Дизайнерлар реконструкция проектын төзегәндә яңа тенденцияләрне исәпкә алдылар, шулай ук тамашачылар өчен уңайлылык турында да онытмадылар. Хәзер биредә инженерлык эшләрен тәмамлыйлар, шулай ук диварларны һәм яктылыкны тәртипкә китерәләр.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Казандагы Агафонов ис. клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусларын төзүнең барышы белән танышты.

Искәртәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Татарстанда эш сәфәрендә.  

Төзелеш мәйданында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм юнәлеш министрлары биреп барды.  

Михаил Мишустинны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башкалар озата йөрде.  

Казандагы клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа инфекцион һәм  лаборатор корпусларын төзү 2020 елның апрелендә башланды. Төзелеш мәйданы 2,2 га территорияне били.  

Михаил Мишустинга хәбәр ителгәнчә, йогышлы авырулар корпусы 232 ятакка исәпләнгән (кирәге чыкса, 400-500 ятакка кадәр арттырылырга мөмкинлек бар), шул исәптән 12 реанимацион ятак.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов объектны төзү барышы турында сөйләде.  

Михаил Мишустин барысына да профессиональ эшләре өчен рәхмәт әйтте. «Пандемия безнең җитешсез урыннарыбызны күрсәтте, - диде ул. – Хәзер без күргәннәр – технологияләр һәм тиешле эш процессларын оптимизацияләү нәтиҗәсе, бу шул исәптән фактта 100 көн эчендә шундый объектларны төзергә мөмкинлек биргән мәгълүмат технологияләре дә».

Россия Премьер-министры искәрткәнчә, бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте карары имзаланган, аның буенча төзелеш өлкәсендәге ГОСТларның, СНИПларның һәм башка мәҗбүри таләпләрнең 30 проценты тәкъдим рәвешендә калачак. Бу тармактагы административ барьерларны киметергә мөмкинлек бирә.

Бу проектны реализацияләүнең бердәм срогы 18 ай. Әлеге проект тармактагы административ барьерларны киметергә мөмкинлек нәтиҗәсендә 100 көн эчендә гамәлгә ашырылачак.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, чикләү чаралары төзелеш тармагына кагылмаган. Татарстанда беренче яртыеллыкта 2020 елга планнан 45% торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ведомствода узган түгәрәк өстәлдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде. «Татарстан 2 млн. 979 мең кв. метр торак тапшыру бурычын үз өстенә алды. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча без 1 млн 249 мең кв. метр күрсәткечкә ирештек, бу еллык планның 45% ын тәшкил итә», – дип билгеләп үтте докладчы. «Узган ел белән чагыштырганда без 5% ка түбәнәйдек, әмма бер ай дәвамында артта калуны куып чыгарбыз дип уйлыйм», – дип өстәде министр урынбасары. Гыймаев сүзләренә караганда, чикләү чаралары төзелеш тармагына кагылмаган, шуңа күрә биналар төзелүен дәвам иткән, ә төзүче фирмаларның офислары ерак эш форматына күчкән.

Республикада 4 млрд. сумнан артык кредит рәсмиләштерелгән. Татарстанда ташламалы ипотека буенча елына 6,5% белән 1,9 мең кредит бирелгән, аларның гомуми суммасы 4 млрд сумнан артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Казанда узган «түгәрәк өстәлдә» хәбәр итте. Төзелеш министры урынбасары билгеләп үткәнчә, ипотека кредитының төп ставкасы 6,5% беркайчан да РФ яңа икътисадында булмаган. Һәм ул, һичшиксез, ихтыяҗ булдыруга уңай йогынты ясый. "Июнь аен без май ае белән чагыштырганда артып китү белән тәмамладык. Әмма тулаем алганда, сату мактанырлык түгел. Шул ук вакытта 1 ноябрьгә кадәр эшли торган ставка шулай да ярдәм итә», — диде ул.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ай саен гражданнар мөрәҗәгатенә мониторинг үткәрә, бу хакта брифингта министрның беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. «Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә карала һәм анализлана, муниципаль хакимият органнары, коммуналь комплекс оешмалары эшчәнлеге бәяләнә. Соңгы ел эчендә гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны бераз артты»,- диде Алексей Фролов. Министрның беренче урынбасары шулай ук яңа җылыту чорына әзерлек кирәклеген билгеләп үтте. «Муниципаль берәмлекләр вәкилләре бу атнада узачак республика штабы утырышындагы вәзгыять турында сөйләячәкләр. Минемчә, җитди проблемалар күрмәячәкбез»,- дип белдерде Фролов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International