ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Казанда Серов урамында бульвар ачылды, анда беренче чиратны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Җәмәгать урыны сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Төзекләндерү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.

Екатеринбургта кичә Халыкара төзелеш атналыгы старт алды, аның кысаларында бер үк вакытта XI Халыкара форум, 100+ TechnoBuild күргәзмәсе һәм IV Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Чаралар «Екатеринбург-ЭКСПО» МВЦда 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр уза.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары итеп Дамир Шәйдуллин билгеләнде, тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Мәскәүдә «Яшәү өчен инфраструктура» Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы Рәисе, «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.


28
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасында төзелеш программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла - әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасында бу атнада 13 муниципалитетта 14 объектны тапшырып, 48 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулысынча төгәлләнде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

28 сентябрьгә гомуми план 92% ка үтәлгән - 2 млн 885 мең кв.метр файдалануга тапшырылган, - дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

«Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү безнең эштә һичшиксез өстенлек булып тора. Республика программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Ел саен алар кысаларында без 4 меңнән артык объект төзибез һәм ремонтлыйбыз. Ә бу яңа һәм ремонтланган торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм ял лагерьлары, хастаханәләр, поликлиникалар һәм ФАПлар, авыл клублары һәм яшьләр үзәкләре, универсаль спорт мәйданчыклары, экстрим-зоналар һәм ябык футбол манежлары», - диде бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев җитәкчелегендәге делегация булды. Очрашу Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International