ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында быел җылыту чорына әзерлеккә багышланган киңәшмә узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

Биектау тимер юл станциясе поселогында (Татарстан Республикасы Биектау районы) Мәктәп урамындагы скверны төзекләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән.

2024 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Проектлауга биремнәр һәм проект документациясен эшләү өчен инженер эзләнүләрен башкаруга биремнәр әзерләүгә таләпләр» семинары узачак. Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы үткәрә.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Әгерҗе шәһәрендә Чайковский урамындагы паркның беренче чиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

«Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасында яңа функция барлыкка килде – коллектив заявка. Бу күршеләрнең уртак онлайн-мөрәҗәгате, ул инициативалы яшәүчеләр һәм идарәче оешма арасындагы хезмәттәшлекне гадиләштерәчәк.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш министрлыгында торак базарының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин уздырды. Анда шулай ук әйдәп баручы банклар һәм төзүчеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАПларны) ремонтлау программасын төгәлләделәр. Быел аңа 82 объект кергән.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына (ЕГРН) 73 күпфатирлы йортны (КФЙ) дәүләт кадастр исәбенә кую турында белешмәләр кертелде. Бу вакыт аралыгында исәпкә алынган объектларның гомуми мәйданы 712 мең квадрат метр тәшкил иткән.               

Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итүне дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International