ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында ябык футбол манежы төзелеше төгәлләнде.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы) Габдулла Тукай урамындагы паркның икенче чиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

17 сентябрьдә Бөек Новгородта 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк югары технологияләр чемпионаты финалы ачылды. Чемпионат «интеллектуаль электроника-Валдай» инновацион фәнни – технологик үзәге мәйданчыгында уза. Чараларда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының узган сезондагы эшенә йомгаклар һәм 2024-2025 елларның җылыту чорына әзерлек буенча бурычлар турында фикер алыштылар. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин алып барды, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов доклад белән чыгыш ясады.

Төзелеш тармагында дәүләт заказчысы проектлары белән идарә итүнең мәгълүмати системасы актив кертелә. Татарстан Республикасында әлеге система белән идарә итүне Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы гамәлгә ашыра.


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 14 ноябрендә Екатеринбургта ICID forum – 2024 сәнәгать объектларын төзү һәм проектлау өлкәсендә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия форумы узачак.

Татарстан Республикасы Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылында республика программасы кысаларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын төзеп бетерделәр.


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, тиздән программа буенча юл эшләрен тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Хәзер юл эшләре буенча гомуми үтәлеш 96% тәшкил итә. 21 районда юл эшләре тулысынча төгәлләнгән. 30 сентябрьгә кадәр тагын 90 ишегалдында эшләрне төгәлләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында Мәктәп урамы, 1в йортындагы мәктәпне ремонтладылар.

Ике катлы мәгариф учреждениесенең гомуми мәйданы 2179,1 кв. метр тәшкил итә.


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча гомуми план бүгенге көнгә 89% ка үтәлгән - 2 млн 797 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International