ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 43 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының 42 объекты апрель ахырына кадәр каралачак. «Экология» илкүләм проектының 3 объектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар буенча контрактлар төзелгән. Бу - Казанда биологик чистарту корылмаларын рекультивацияләү (эшләр 75,6% ка башкарылган), Казанда балчык кырларын (66%) һәм Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү. Биредә эшләр 65% ка башкарылган.

2024 елда республика кимендә 3 млн 150 мең квадрат метр торак төзергә тиеш. Бүгенге көндә план 12% ка үтәлгән, 376 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Биектау муниципаль районында район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов һәм район прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов катнашында гражданнар җыены узды.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын иң яхшы яктыртуга VIII Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан төзелеш тармагы капиталь төзелеш объектларын проектлауда мәгълүмати модельләштерү технологияләренә күчә, аларны финанслау бюджет акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла. Беренче объектлар арасында Иннополис университетының яңа торак корпуслары бар.

Лаеш районында һәм Иннополис шәһәрендә «Иннополис» махсус икътисади зонасы территориясендә технопарклар төзү узган ел 600 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде. Инвестицияләр күләме 2 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә сөйләде.

 

2024 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Рәисе Идарәсе тарафыннан үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинар кысаларында керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү, коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләре буенча фикер уртаклаштылар.


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Казанның биологик чистарту корылмаларын (БОСК) реконструкцияләүне тәмамлау һәм аларны 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты уңаеннан алып барыла. Проектны гамәлгә ашыруның I һәм II этапларын финанслау лимиты 7,5 млрд.сум тәшкил итә, шуларның 6,13 млрд. сум федераль бюджеттан.


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан Экспо» үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы «Казан Экспо» үзәге мәйданчыгында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International