ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2024 ел
җомга

Казанның «Салават Күпере» торак районының «Мәхәббәт» торак комплексында Илһам Шакиров проспектындагы 18 нче номерлы 72 фатирлы йортта кешеләр яши башлады. Ул ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелде һәм 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә — гражданнарыбызны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Нурлат шәһәрендәге су алу узелы,  чиста су белән тәэмин итү системасы эше белән танышты. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов озатып йөрде.

Биектауның 2 нче мәктәбендә Биектау авыл җирлеге гражданнарының чираттагы җыелышы узды. Анда Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты. 


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Приморье крае делегациясе белән очрашу булды. Очрашуны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин үткәрде.

 


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды, милекчеләрнең гомуми җыелышы протоколларына кул кую процессы бара. Бүгенге көндә протоколларның яртысы диярлек кабул ителгән, калган 42 проценты тикшерелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевски бистәсендәге Бадминтон үзәген ачуда катнашты. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

 


2
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авылында урнашкан яңа капиталь төзелеш объектларына проект документларының туры килүе турында нәтиҗә (заключение) ясалды.


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Медицина учреждениесе төзелешен Шәһәр көненә тәмамларга ниятлиләр, эш барышын ТР башкаласы мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тикшерде. Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелә.

 

Татарстан Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус инфраструктура проектын гамәлгә ашыра. Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә инфраструктураны торгызу һәм ремонтлау буенча эшләр яңа төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше программаларын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып алып барыла.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда «Вагнермайер Руссланд» магистраль ярымприцепларының яңа производствосын ачуда катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Рәисне эш сәфәрендә озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International