Бүген «Казан Экспо» үзәгендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Чарада 2023 елга йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар куелды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды һәм «Потоки», «Девелопмент» яңа фәнни-белем бирү үзәкләре эше белән танышты. Республика Рәисен КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш компанияләре вәкилләре озатып йөрде.
22 гыйнварда «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының оператив эш бүлегендә агымдагы елның 21 гыйнварына коммуналь челтәрләрдә 28 авария очрагы теркәлгән.
2024 елның 15 мартында Екатеринбургта ел саен үткәрелә торган World Build/State Contract бөтенроссия һәм халыкара коммерциягә карамаган форум узачак, анда заказчылар һәм подрядчылар төзелештә һәм проектлауда тәҗрибә уртаклаша, партнерлар таба, законнардагы проблемаларны хәл итә ала.
2023 елның декабрендә Татарстан Республикасында аномаль салкын һава торышы аркасында җылылык энергиясен куллану артты. Шуңа күрә декабрь өчен түләү квитанцияләрендә ноябрь белән чагыштырганда арттырылган суммалар кертелгән.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында катлаулы һава шартларында транспорт хәрәкәтен һәм торак-коммуналь хуҗалыкның эшләвен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында булды. Чара Казанда «Татэнергосбыт» АҖ мәйданчыгында узды.