Татарстан Төзелеш министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы һәм җитәкчелеге «Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге» төбәк тармак эш бирүчеләр берләшмәсе президенты Рим Шәфыйк улы Халитовның вафаты уңаеннан туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауга минималь взнос күләме артачак. Ул 1 кв. метрга 7,7 сум тәшкил итәчәк, әлеге карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
2023 елның 8 декабрендә Казанның IT - паркында ачык дискуссия форматында коррупциягә каршы республика форумы узды.
Социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында «Төзелеш тармагын цифрлаштыру. Татарстан Республикасы.» стратегик сессиясе үткәрелә. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев алып бара.
Алексей Фролов «Аномаль түбән температура чорында халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм өзлексез җылылык белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар» темасына Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында катнашты. Чараны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Казанда «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы уза. Йомгаклау көнендә Казанның иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше объектына смотр-конкурс җиңүчеләре игълан ителде. Бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин, Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тапшырды.