2022 елның 1 декабрендә Түбән Новгородта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Викторий Абрамченко, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров катнашында «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды.
«Ябык цикл икътисады» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Экологик операторы тарафыннан электрон сәүдә мәйданчыгы эшләнде. Бүгенге көндә ул базарда теркәлгән профессиональ катнашучылар саны буенча икенчел чимал белән сәүдә итү буенча иң зур махсуслаштырылган ресурс: регоператорлар, калдыклар белән эш итү операторлары, калдыкларны утильләштерү предприятиеләре һәм башкалар.
2022 елның 7 декабрендә Казанда «Ачык ишекләр көне» узачак, анда коммуналь түләүләр, торак законнары һәм ТКХ өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин.
Бүген «Урам» экстрим-паркында «Казаныш» икенче Бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы ачылды, анда төрле илләрдән 1,7 меңнән артык кеше катнашачак. Форум архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендә якынча 200 экспертны берләштерәчәк.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына йомгак ясалды.
2022 елның 1 декабреннән коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады.
2022 елның 3-12 декабрендә VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант узачак. Анда 14 яшьтән гражданнар катнаша ала. Аны юрдиктант.рф рәсми сайтында узарга мөмкин.
Күчемсез милек базарының 2022 елгы тышкы мохит чакыруларына реакциясе -Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узган «түгәрәк өстәл»нең темасы. Чарада министр урынбасары Илшат Гыймаев, шулай ук республиканың зур төзүче һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашты.
Казанның А. С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре арасында коррупциягә каршы квест узды.
2022 елның 10-24 ноябрендә Татарстан Республикасында гомуми белем оешмалары укучылары өчен «ЖЭКА» компьютер уены буенча III Төбәк киберспорт турнирының ярыш этабы узды.