ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

1 апрельдән республикада ике ай дәвам итәчәк «Чиста төзелеш» чарасы старт ала. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. 2024 елда Татарстанда 800дән артык ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча эшләрнең башлануы турында хәбәр итте.


29
март, 2024 ел
җомга

Бөтен Россия буенча 30 апрельгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирү уза. Татарстанда волонтерлар эше оештырылган, алар анда катнашырга ярдәм итә: катнашучы объектлар турында сөйлиләр һәм кызыксынучылар өчен тавыш бирү тәртибен күрсәтәләр.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан районнары арасында төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә Татарстанның Саба, Арча һәм Биектау муниципаль районнары халкы актив катнаша. Анда инде көтелгәннән күбрәк гражданнар тавыш бирде. Шулай ук республиканың Мөслим, Зәй һәм Әлки, Теләче, Балтач районнары халкы да активлык күрсәтә.

Конкурс оешмаларны һәм предприятиеләрне эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле ватан товарлары һәм хезмәтләрен чыгару һәм алга этәрү өчен үткәрелә.

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләре берлеге»  эш бирүчеләрнең төбәк тармак берләшмәсе директорлар Советы һәм тормышны тәэмин итү хезмәткәрләренең Татарстан  профсоюз оешмасы Президиумы 2023 елда Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары арасында хезмәт иминлеген саклау эшен иң яхшы оештыру конкурсы призерларын бүләкләделәр.


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Коммуналь инфраструктура системасын модернизацияләүгә федераль ярдәм чарасы тизрәк һәм үтемлерәк нәтиҗә бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Полимер торба үткәргеч системалары» Евразия конференциясендә белдерде.

Бүген Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә «Төзелештә хезмәт иминлеген саклауның актуаль мәсьәләләре» темасына зона семинары үткәрә. Семинар эшендә министр урынбасары Илшат Гыймаев җитәкчелегендәге төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча эшче төркем әгъзалары, Кама аръягы зонасының 18 муниципаль районыннан җитәкчеләр һәм хезмәтне саклау буенча белгечләр катнаша.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 19-22 мартында Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча «Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлекчәләре функцияләре» буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле катнашында дәресләр үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International