Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа җибәрелгән: «Торак» Федераль проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасы. “Торак” илкүләм проектына 26 объект кертелгән, гомуми үтәлеш 62% тәшкил итә. Бу атнада Казанда һәм Лаеш районында ике юл төзелеше тәмамланды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербург шәһәренең «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында сәнәгать төзелеше өлкәсендә III халыкара һөнәри осталык чемпионаты узачак.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышын үткәрде, анда 2023 елның тугыз аенда төзелеш һәм юл тармаклары эшенә нәтиҗә ясалды, шулай ук төбәкләрдә милли проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Утырышта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында банк вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында күчемсез милек һәм ипотека базарында икътисадта үзгәрешләр темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов рәислегендә җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды.
2023 елның 11 октябренә социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында мәктәпләрнең 99,6 проценты һәм балалар бакчаларының 100 проценты җылытыла.
Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белән бергә Казанның тарихи үзәгендәге объектларда булды.
ТР Төзелеш министрлыгы үткәргән социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның 10 октябренә Татарстан Республикасында 16 771 күп фатирлы йорт җылытыла, бу КФЙның 94% тәшкил итә.
ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан үткәрелгән социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның 9 октябренә республикада 15 323 күп фатирлы йорт, яки 86% КФЙ җылытыла.