Аксубай муниципаль районында Совет, Ленин һәм Романов урамнарының мәдәният йорты янындагы җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Агымдагы елда төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында башкарылды.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм балчык кырларында булды
Проектлар төзелеш тармагын цифрлы үзгәртүне таләп итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы кысаларында узган «ТР төзелеш тармагында цифрлы технологияләр» пленар сессиясендә белдерде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт объектлары җылыту сезонына тулысынча әзерләнгән, дип белдерде.
16 сентябрьгә республикада 2 млн 884 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 93% ты. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру тулы көченә бара, әзер объектларны подрядчылар атна саен тапшыра, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәрендә М.Җәлил урамы буенча үзәк сулыкка якын территориядә төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Объектның 3 нче чиратын төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов 2023-2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының атналык утырышын үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тоташтырылган.
“Безнең эшне бәяләүнең төп критерие – халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында . - Бу максаттан Татарстанда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында масштаблы планлы эш алып барыла. Агымдагы елда гына да 114 млрд сумлык 4070 социаль-мәдәни өлкә объекты төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм ремонтланачак. Бу яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, яшьләр үзәкләре, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары».
1 сентябрьдән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга конкурс башлана.
Конкурска массакүләм мәгълүмат чараларында басылган яки узган елның октябреннән агымдагы елның сентябренә кадәр Татарстан Республикасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктырта торган басмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалыклар материаллары кабул ителә.