ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Питрәчтә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов җитәкчелеге астында зональ киңәшмә узды. Чарада Арча, Балтач, Саба, Лаеш, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районнарының башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. 
Ирек Фәйзуллин Чистай шәһәрендә 2013-2014 ел программаларын гамәлләштерү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Чарада 6 муниципаль берәмлек (Спас, Норлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Алексеевск районнары) башкарма комитет җитәкчеләре, Базарлы Матак башкарма комитет җитәкчесе, ТИГП, Газ белән тәэмин итү фонды, ГИСУ һәм подряд оешма вәкилләре катнашты. 


Бүген Әлмәт шәһәрендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин җитәкчелеге астында 2013-2014 еллар программаларын гамәлләштерү соравы буенча зональ киңәшмә узды. 
Яр Чаллы шәһәрендә 2013-2014 елларның зональ программаларын гамәлләштерү сораулары буенча киңәшмә узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкләде. 
Бүген Казан шәһәренең башкарма комитетында социаль юнәлешле объектлар төзелеше буенча республика программаларын гамәлләштерүгә кагылган зональ киңәшмә узды. 

10
май, 2014 ел
шимбә
9 май көненә республикада 909,3 тыс.кв.м торак тапшырылган, бу сан еллык биременең 37,9% тәшкил итә. Моның хакта бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә тәртибендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 


9
май, 2014 ел
җомга
Ирек Фәйзуллин республика төзүчеләрен Җиңү көне белән котлады. 

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Сәхнәдән ветераннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, сугыш ветераннары катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелеге астында Түбән Кама шәһәрендә 127 койкалык дәвалау корпусының төгәлләнмәгән төзелешен №2 поликлиникага профильләштерү соравы буенча киңәшмә узды. 
Бүген "Казан ГипроНИИавиапром" ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомировка 68 яшь тула. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International