Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасын газификацияләү Программасын әзерләү сорауларына багышланган киңәшмә булды. Әлеге Программа “Газпром Трансгаз Казань” ҖЧҖ газ бүлеп бирү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре тарифына махсус өстәмә түләүләр кулланудан барлыкка килгән чаралар хисабына финанслана. Әлеге киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, муниципаль район вәкилләре белән, күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча Озак сроклы республика адреслы программаны формалаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.
28 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Кәкерле һәм Иске Шаймурзино торак пунктларында, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак бина ачуга багышланган тантаналы чаралар булды. Подрядчылар – “Солидарность” ҖЧҖ һәм “Строймонтаж” ҖЧҖ.
2013 елның 27 ноябрендә, Казан ратушасының Колонналы залында, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” дигән Республика бәйгесе һәм 2013 елның “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, Татарстан Республикасының, икътисадның мобилизацион план бүлекләрен эшләү өчен җаваплы муниципаль оешма вәкилләре белән киңәшмә булды.
2013 елның 12 декабрендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, гражданнарны кабул итүнең Бөтенроссия көне булачак. Гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне ел саен, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә туры китерелеп үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, видеоконференция режимында, “2013-2014 елларның көз-кыш чорына Россия Федерациясе субъектларының әзерлге турында” соравы буенча селектор киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.
ТКХ өчен вакытында түләмәү булган очракта, халык кына штраф түләргә тиеш түгел, әлеге түләүләрне дөрес исәпләмәгәннәргә карата да санкция булырга тиеш. Әлеге тәкъдимне Иҗтимагый палата ( ИП), Дәүләт Думасына тапшырылган “Энергоресурсларны кулланучыларның түләү дисциплинасын ныгыту белән бәйле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” дигән закон проектына бәйле рәвештә тәкъдим итте.
Бүген “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә, Россия Федерациясе Федераль ҖыелышыныңТатарстан Республикасы буенча Дәүләт Думасы депутатлары катнашында, Татарстан икътисадына федераль чаралар җәлеп итү соравы буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин үткәрде. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев катнашты.