Татарстан илдә беренчеләрдән булып илкүләм киңлек мәгълүматлары системасының цифрлы сервисларын эшләтеп җибәрәчәк. Цифрлы сервислар реаль вакыт режимында актуаль мәгълүмат бирә алачак һәм төзелеш һәм пространственный аналитика өчен җир банкына керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов Төзелеш министрлыгында норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү кысаларында төзелештә хезмәт иминлеген саклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында Ростехнадзор вәкиле белән быелгы җылыту чорына әзерлеккә багышланган киңәшмә узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Казанның 64 һәм 49 нчы мәктәпләрендә уку елы башыннан торак дәресләре башланды. 2023 ел ахырына кадәр 8 һәм 10 сыйныф укучылары 4 белем бирү модулен өйрәнәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасы пространство(киңлек) планлаштыру Институты эшчәнлеге белән таныштылар. Очрашу Иҗтимагый советның күчмә утырышы барышында узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Татарстанда төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасының эшлекле үзәгендә узган «Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында торак һәм сәнәгать төзелеше базарында дәүләт структуралары һәм катнашучылары белән төзелеш материаллары һәм җиһазлары җитештерүче предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлеге проблемалары һәм үсеш юллары турында» түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә район мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү тәмамланды. Төзелеш эшләре «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.
Татарстанда 2 млн. 884 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 93%. Мондый мәгълүматны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә китерде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Сезне архитекторлар һәм архитектура сәнгатен бәяләүчеләрнең һөнәри бәйрәме – Бөтендөнья архитектура көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!