ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербург шәһәренең «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында сәнәгать төзелеше өлкәсендә III халыкара һөнәри осталык чемпионаты узачак.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышын үткәрде, анда 2023 елның тугыз аенда төзелеш һәм юл тармаклары эшенә нәтиҗә ясалды, шулай ук төбәкләрдә милли проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Утырышта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.


12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында банк вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында күчемсез милек һәм ипотека базарында икътисадта үзгәрешләр темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

 

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов рәислегендә җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды.


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 11 октябренә социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында мәктәпләрнең 99,6 проценты һәм балалар бакчаларының 100 проценты җылытыла.

Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белән бергә Казанның тарихи үзәгендәге объектларда булды.


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш министрлыгы үткәргән социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның 10 октябренә Татарстан Республикасында 16 771 күп фатирлы йорт җылытыла, бу КФЙның 94% тәшкил итә.


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан үткәрелгән социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның 9 октябренә республикада 15 323 күп фатирлы йорт, яки 86% КФЙ җылытыла.

2023 елның 28 ноябрендә «ТКХ тармагының концессия килешүләрен көйләүдә яңа үзгәрешләр» темасына Бөтенроссия гамәли вебинар узачак.

Социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының күбесе тәмамланган яки гамәлгә ашыруның соңгы стадиясендә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый мәгълүмат бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International