ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж эшләре 86% тан артык башкарылган.

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 ел башыннан гражданнардан 7144 мөрәҗәгать килгән. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина китерде.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күпфатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2023 елның 20 октябрендә III Халыкара төзелеш чемпионатын ябу тантанасы узды. 30 югары уку йорты һәм колледж студенты, шулай ук ике укучыдан торган Татарстан Республикасы җыелма командасы 12 номинациядә 7 алтын, 3 көмеш һәм 4 бронза медаль яулады.


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Эш сәфәре кысаларында шәһәрләрне үстерү институты вәкилләре Әлмәтнең җәмәгать урыннарын, шул исәптән Шәһәр күлен төзекләндерү эшләренең барышын тикшерделәр.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

17 октябрьдә Санкт-Петербургта «Экспофорум» КВЦ мәйданчыгында III Халыкара төзелеш чемпионаты тантаналы рәвештә ачылды.


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанның Арча районы Шура авылында «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» Федераль проекты кысаларында авыл клубы төзелеше тәмамлана. Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләре 94% ка башкарылган. Объектта нигез салу, стеналарны кирпеч белән уратып алу, түбә кору эшләре башкарылган. Тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган, бизәү эшләре, шулай ук янәшәдәге кишәрлекне төзекләндерү тәмамланган. Эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре буенча эшләр төгәлләнгән. Шулай ук вентиляция, су үлчәү һәм җылылык челтәрләре буенча эшләр алып барыла.


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә җылыту чоры башлану турындагы мәгълүматны китерде. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа җибәрелгән: «Торак» Федераль проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасы. “Торак” илкүләм проектына 26 объект кертелгән, гомуми үтәлеш 62% тәшкил итә. Бу атнада Казанда һәм Лаеш районында ике юл төзелеше тәмамланды.


14
октябрь, 2023 ел
шимбә

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International