ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасында 20 җәмәгать урынын төзекләндерү төгәлләнде. Яңа парклар һәм скверлар Чирмешән, Баулы, Мөслим, Актаныш, Түбән Кама, Кама Тамагы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Сарман, Зәй, Әгерҗе, Аксубай, Тукай, Кайбыч муниципаль районнарында һәм Казанда барлыкка килде.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Ханты-Манси автономияле округы делегациясе белән очрашу булды. Тәҗрибә уртаклашу кысаларында кунакларга республиканың төзелеш комплексы мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр, хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2023 елның 4 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Казанда коммуналь түләүләр, торак законнары, капиталь, агымдагы ремонт һәм ТКХ өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Ачык ишекләр көне» узачак.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ведомство ветераннарын хөрмәтләделәр. Чара Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Бүген 2 нче Казан халыкара юридик форумы кысаларында «Төзелеш– икътисад үсешенең төп драйверы» сессиясендә социаль объектлар төзү, төзелеш нормаларын үтәү һәм мәдәни объектларны саклау мәсьәләләре буенча фикер уртаклаштылар. Фикер алышуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сентябрь аенда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы үткәрә.    


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда «4ГРАНИ» ҖЧҖнең брусчатка җитештерү заводын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау программалары тәмамлануга якынлаша. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Аксубай муниципаль районында Совет, Ленин һәм Романов урамнарының мәдәният йорты янындагы җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Агымдагы елда төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында башкарылды.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм балчык кырларында булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International