Агымдагы елда Татарстанда 54 млрд 354 млн сумлык 44 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 3 495 төзелеш, капиталь ремонт, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү объектлары керә. 7 милли проект һәм 4 дәүләт капиталь төзелеш программасы кысаларында 17 млрд 161 млн сумлык 317 объект гамәлгә ашырылачак.
Бүген Татарстанның Биектау муниципаль районының төп мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Арча шәһәрендә Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына Бакый Урманче урамындагы 18 нче йортта 48 фатирлы торак йорт төзелә башлады.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында «Лузалес» ҖЧҖ вәкилләре катнашында ведомствоара киңәшмә узды.
Казанда 3-4 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумы булачак.
Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «Россия Төзелеш Министрлыгының проект дирекциясе» ФАУ вәкилләре килде.
Татарстанда республикакүләм һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә сөйләде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.
29 апрель мәгълүматларга караганда, 2024 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә порталда теге яки бу территория файдасына 193,5 меңнән артык кеше үз тавышларын калдырган. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.