ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан районнары һәм шәһәр округлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен җәмәгать урыннары белән эшләү буенча укыту программасы башланды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.

 

Май башына Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) муниципаль хезмәтләр буенча 4763 гариза эшкәртелгән, алар буенча 5213 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылган.


13
май, 2023 ел
шимбә

Бүген Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә катнашты.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1 млн 411 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 45,5%. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда «Милли проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Кайтырга вәгъдә итәм!» проектына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Бүләкләү тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.


12
май, 2023 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2024 елда төзекләндерелергә тиешле Татарстанның җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча тавыш бирү активлыгының башлангыч нәтиҗәләрен анализладылар. Төп күрсәткеч - теге яки бу объект өчен тавыш калдырган кешеләр саны.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хәзер медицина учреждениесенә җиһазлар  кертелә, ә янәшәдәге ишегалларын «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерәләр. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин төзелеш мәйданчыгында һәм янәшәдәге территориядә эш барышын тикшерделәр.

2023 елның 18 февралендә #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясенең өченче сезоны Россиядә 10 ел дәвамында үткәрелә торган «Россия волонтеры» Бөтенроссия конкурсының үзара ярдәм һәм мирас акциясенең дәвамы буларак старт алды.

Бүгенге көндә республика буенча күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 33% тәшкил итә, 567 күпфатирлы йортта эшләр алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International