2022 елда «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» һәм «Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр мохитен формалаштыру» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында бүген ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды, анда 2022 елга дәүләт программаларының үтәлеше һәм ведомствоның ришвәтчелеккә каршы көрәшүнең барышын хакында сөйләштеләр.
Бүген Татар-информ матбугат үзәге мәйданчыгында газ җиһазларын имин куллануга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов, шулай ук Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов җавап бирде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм Татарстан Республикасында торак төзелеше турында сөйләде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов 2022 елда ТР торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәт иминлеген саклау буенча эшне иң яхшы оештыруга республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты.
15 мартта онлайн сессия узды, ул «Ребус» форумының төп өлешенә әзерлек мәйданчыгына әверелде. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашу һәм җәйге чараның гомуми көн тәртибен формалаштыру өчен берничә панель дискуссия үткәрделәр.
2022 елның 17 мартында «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясе «Ачык ишекләр көне» үткәрәчәк, анда халыкны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кабул итү узачак. Әлеге очрашу ел саен халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә.
Бүген Казан шәһәренең «Водоканал» МУП-сында узган торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.