Бүген республика Төзелеш министрлыгында «Татарстан Республикасы сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре арасында кооперацияне үстерү» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры вәкилләре, эре төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, проект оешмалары, заказчы хезмәтләре һәм фәнни берләшмә вәкилләре катнашты.
2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербургта III Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Бу хакта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Халыкара төзелеш чемпионатының федераль оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) социаль әһәмиятле муниципаль хезмәтләр буенча 986 гариза эшкәртелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында сөйләде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алты район һәм авыл мәдәният йорты төзелә һәм реконструкцияләнә.
Өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын торгызу, аварияле торакны күчерү һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен территорияләрне үстерү фондының идарәче компаниясе оештырылган.
«Территорияләрне үстерү фонды» иҗтимагый-хокукый компаниясе Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән «ФРТ идарәче компаниясе» ҖЧҖ оештыра.
Татарстанда 15 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектларын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Республиканың 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр гражданы теге яки бу җәмәгать һәм ишегалды территориясе өчен үз тавышын бирә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Агымдагы елда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 6 милли проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Традицион рәвештә ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча программалар зур күләмдә алып тора. 960 ишегалды территориясе һәм 68 парк, сквер, яр буе төзекләндереләчәк.
Илкүләм проект программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.