Белем көненә багышланган тантаналы линейка Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узды. Беренче курс студентларына сәламләү сүзе белән университет ректоры Рәшит Низамов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев мөрәҗәгать итте.
Кичә Биектау районында яңа белем бирү учреждениесен ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.
Бүген Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мастеровые» рус драма театрының тантаналы ачылышы узды. Президентны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
Бүген Түбән Камада 1224 укучыга исәпләнгән «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» түгәрәк өстәл утырышы узды. Чара Татарстан нефть, газ, химия форумы-2022 кысаларында узды.
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа объектлар ачылды. Объектларның берсе - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Объектта РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә доклад укыды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
1 сентябрьдән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча конкурс старт ала.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Буа медицина училищесының яңартылган тулай торак бинасын ачу тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.
«Чәчәк аткан иң яхшы бакча» республика конкурсы тәмамланды, ул «Хуҗа булып яшә» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.