Бүген Төзелеш министрлыгында төзелеш химиясендә яңа материаллар темасына семинар узды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.
Иң яхшы төзелеш оешмасы, төзелеш материаллары һәм төзелеш индустриясе предприятиесе өчен XXVII Бөтенроссия конкурсын һәм төзелеш комплексының шундый ук профилендәге иң яхшы проект, эзләнү XIX Бөтенроссия конкурсын үткәрүгә әзерлек башланды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы - 2023» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте.
2023 елның 27 мартында Россия Федерациясендә күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы үрнәкләрне ачыклауга багышланган «Суперуправдом 2023» Бөтенроссия конкурсы башланды.
Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында бу елның гыйнвар-март айларында социаль әһәмиятле муниципаль хезмәтләр буенча 2 285 гариза эшкәртелгән.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин халыкның түләү дисциплинасы һәм җитештерелгән энергия ресурслары өчен предприятиеләр һәм оешмаларның бурычлары турында хәбәр итте.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләрнең торышы турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасына эш визиты белән җәзаларны үтәү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев килде. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек мәсьәләләре, Казанда 1000 урынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы төзү, шулай ук хөкем ителгәннәрнең хезмәткә яраклашуы һәм Республиканың төзәтү үзәкләре челтәрен киңәйтү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенроссия конкурсы - төрле дәрәҗәдәге җитәклшүче позицияләрдә төзелеш өлкәсенең дәүләт яки коммерция оешмасында эш тәҗрибәсенә ия идарәчеләр, төзелеш тармагы вәкилләренең ачык тармак конкурсы.
Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында фәнни-техник советның төзелеш комплексын һәм төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү секциясе утырышы узды, анда дәүләт программалары буенча объектлар төзегәндә эре форматлы поризованный керамик блокларны куллану мөмкинлекләре каралды.