Татарстан бирелгән авыл ипотекасы күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Займ кысаларында республиканың барлык районнарында әзер йортлар сатып алына, әмма Питрәч, Биектау һәм Лаеш районнары аеруча популяр.
Бүген корыч төзелешне үстерү ассоциациясенең (АРСС) тармак сессиясендә төзелештә металл конструкцияләр җитештерү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Казан дәүләт-архитектура-төзелеш университетында узды. Сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы үтәлде диярлек. Планлаштырылган күрсәткечләрнең 98% ы тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
«Казан Экспо»да II Халыкара төзелеш чемпионатын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгына һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенә чараны уздыру мәйданчыгы итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасына һәм «Газпром» компаниясенә уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт җиткерде.
Быел Татарстан Республикасында региональ, федераль программалар һәм илкүләм проектлар белән якынча 4 мең объект колачланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «100% Татарстан» онлайн-форумы кысаларында сөйләде.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Сәламәтлек архитектурасы - MES 2022» XIV халыкара фәнни-гамәли конференциясендә, регионнарның үсеш двигателе буларак Сәнәгать төзелеше пленар утырышында, төзелеш белән хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара советның XLIII утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында узды.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә төзелеш тармагы өчен полимер материаллардан яңа чишелешләр һәм аларны куллану үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
II Халыкара төзелеш чемпионатының тантаналы ачылышы «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.
Предприятие инженерлары, инженер белгечлеге алган югары уку йортлары студентлары «Ел инженеры-2022» республика конкурсында катнаша ала.
Чара халык өчен төп темаларның берсе — төбәкне төзекләндерү һәм гомумән төзелеш тармагына багышланачак. Онлайн-очрашулар вакытында катнашучылар төзелеш өлкәсендәге профессионалларга сораулар бирә, виртуаль экскурсияләрдә була, дискуссияләрдә катнаша ала.