ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта Әлки районының Иске Матак авылында 299 кеше яши. ФАП авылның үзәгендә, җирле мәдәният йорты янында урнашкан. Хәзер төзүчеләр модульле бинаны монтажладылар, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен ясадылар. Фельдшер-акушерлык пункты янындагы территория дә төзекләндереләчәк.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау Президент программасы ярдәмендә бина яңа кыяфәт алачак. Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Шушы көннәрдә «Стройдорсервис» ширкәте төзүчеләре түбә ябу эшләренә керештеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев сүзләренә караганда, капиталь ремонтка республика бюджетыннан 62 млн.сум бүлеп бирелгән. Шул ук акчаларга җиһазлар сатып алыначак һәм йогышлы авырулар бүлеге янындагы территория төзекләндереләчәк.

19 июньгә республикада торак төзелеш програмалары буенча 1 млн 162,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 39%ы. Динамика 2 атна эчендә 96,6 мең кв.метр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Төзелештә хезмәтне саклау буенча контроль-күзәтчелек органнары төзелеп килүче объектларны тикшерүне дәвам итәләр. 2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 540 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 255 мең сумлык 76 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 522 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 57 мең кв. метр булган 996 фатирлык 17 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 20,8 %ы). 2 атна эчендә Саба муниципаль районында 200 кв. метрда 3 индивидуаль торак йорт тапшырылган. Калган 113 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 74 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә – 17 объект, 22 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә  376,9 мең кв. м мәйданда 58 йорт файдалануга тапшырылган, планның 28,6%ы.

Динамика 2 атнада - 2,4 мед кв. метр. Бүгенгә 72 йорт әзер диярлек, 40 йорт – уртача әзерлектә, 7 йортта эшләр күп әле.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 19 июньгә 1 млн. 388,2 мең  кв. м мәйданда 5 мең 607 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 52,5 %ы. 2 атна эчендә үсеш 93,8 мең кв.метр.

Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган. Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ДТФ арасында 349 торак урынына төзелгән контрактлар кысаларында бүгенгә 205 торак урынына милек хокукы теркәлгән, 103 торак урыны сатып алу алды әзерлеге дәрәҗәсендә, 41 торак урыны эксплуатациягә тапшырылмаган йортларда (әзерлек 84%тан артык).

2020 елның 23 маена 46 күп балалы гаиләнең арысына да сертификатлар гамәлгә ашырылган. 2020 елның 23 маена 46 күп балалы гаиләнең 9ында сертификатлар гамәлгә ашырылган. 32 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән. Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк. 20 июньгә 8 сертификат реализацияләнгән.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

17 июнь көнне «ВолгаСтройЭкспо» ярминкәсендә катнашучыларны сәламләп, төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штаб) рәисе урынбасары - Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин әнә шундый белдерү ясады. Ул шулай ук Төзелештә кайбер процедураларны гадиләштерүче тармактагы үзгәрешләр турында сөйләде. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елның 1 июленнән барлык проект документлары һәм аның буенча эксперт бәяләмәләре капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрына (ББДР) кертелә, шул исәптән икътисадый нәтиҗәле проектларны кабат куллану мөмкинлеге дә бар. «Әмма бу проектлаучыларның һәм экспертларның йөкләнә торган документациянең сыйфатына бик җаваплы мөнәсәбәтен дә күздә тота. Бу мизгелнең мөһимлегенә аерым игътибар итәм. Әгәр алар булса, 2021 елның 1 гыйнварына кадәр проект документларына үзгәрешләр кертергә кирәк", - дип басым ясады Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелеп килүче объектларны йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, подряд оешмалары вәкилләре озата йөрде. 

Беренче объект профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион сырхауханәсе булды, анда төзелеш дәвам итә.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, эшләр үтәлеше 54%. Объектны 15 августка файдалануга тапшырырга җыеналар. Татарстан Президенты темпны югалтмаска өндәде. Шулай ук ул төзелешнең барлык технологияләрен үтәүне сорады.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасы төзелеше белән танышты. Эшләр ике этапта бара. Бүгенгә барлык эшләр дә график буенча бара. Үтәлеш 90%.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Кабан күле яр буен төзекләндерүнең икенче чиратын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыруны карады. Г. Камал театры яр буе тапшырылган инде.

27 июньгә – яшьләр көненә Миллениум күпере астындагы «Урам» экстрим-паркын тапшыру каралган. Рөстәм Миңнеханов эшләрнең барышы белән танышты.  

Азакта Татарстан Республикасы Президенты «Казан» ММҮндә булды. Монда «Хөррият» скульптурасын яңарту эшләре бара.  

Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы төзүче тарафыннан объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алынганнан соң - өлешләп төзүдә катнашу объектына милекче хокукын рәсмиләштергәнче үк эскроу счетларын ачу турында тәкъдим кертте. Бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев 17 июньдә Федерация Советының пленар утырышында белдерде. «Безнең Үзәк Банк белән уртак позициябез алга таба. Хәзерге вакытта система һәм банклар мондый катлаулы мәсьәләгә әзер түгел, чөнки бу катгый идарә итүне таләп итә. Бу тема уртача вакытка кичектерелгән, әмма 214 нче Федераль законга әзерләнә торган төзәтмәләрдә түбәндәге карар тәкъдим ителә: төзүчегә акча тапшырырга һәм эскроу счетын ачарга милек хокукын теркәгәннән соң түгел, ә объект файдалануга тапшырылганнан соң ук мөмкин. Бу этапта бернинди хәвеф-хәтәрләр дә юк, ә төзүче, ким дигәндә, өч айга иртәрәк, конкрет проектны тормышка ашыруга салынган үз акчаларын алачак, проект финанславын кире кайтарачак, шуңа бәйле рәвештә, аның өчен процентлар түләүдән туктаячак», – дип билгеләп үтте Владимир Якушев.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Беренче пациентларны ФАП фельдшеры быел ук кабул итәр дип планлаштырыла. Яшел Үзән районының Күгеш авылында модульле технология буенча яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Төзүчеләр киләчәк дәвалау учреждениесе өчен нигез әзерли башладылар инде. Беренче пациентларны ФАП фельдшеры быел ук кабул итәр дип планлаштырыла. Төзелеш «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел 43 ФАП һәм җиде табиб амбулаториясе төзеләчәк. Фельдшер-акушерлык пунктларын, патологоанатомия бүлекләрен төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча чаралар Татарстанда 2012 елдан бирле тормышка ашырыла.

Чара барышында ташламалы кредит бирүгә аерым игътибар бирелде. Беренче сессиядә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, төзүчеләрнең Милли берләшмәсе президенты Антон Глушков, «Инград» дәүләт корпорациясе вице-президенты Артем Бортневский, Кронштадт шәһәренең туристлык-рекреация кластерын үстерү буенча максатчан коммерцияле булмаган фонд инвестицион комитеты рәисе урынбасары Ксения Шойгу һәм башкалар катнашты. Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы үз чыгышында ташламалы кредит бирүгә аерым игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә заемчыларга да, гомумән төзелеш секторына да ярдәм күрсәтеләчәк. «Безнең министрлык, бизнес һәм РФ субъектлары җәлеп итеп, милли план өстендә эшли. Хәзерге вакытта финанслау белән ныгытылган өч әйбер – процент ставкасын субсидияләүгә – 6 млрд сум, алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итүгә – 30 млрд сум, базар процент ставкасы белән бурычка алган төзүчеләрнең кредитлары буенча (алар бүген, гомумән алганда, компанияләр торышына басым ясый) процент ставкасын субсидияләүгә – 12 млрд сум. Ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыру планы белән туры килүен теләр идек», – дип ассызыклады Владимир Якушев.

2021 елда Түбән Әлки авылында республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 200 урынга исәпләнгән заманча мәдәният йорты бинасы төзелеше көтелә. Бу хакта район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хәбәр итте. Түбән Әлки мәдәният учагы бинасы 1986 елда төзелгән, капиталь ремонт 2002 елда үткәрелгән.

2002 елда биредә капиталь ремонт үткәрелде.

"Соңгы елларда районда мәдәният учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча бик күп эшләнә. 2012 елдан бирле авылларда 10 клуб сафка басты, 5 мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде.Быел Ташбилге авылында клубны ремонтлау буенча зур эш алып барыла. Түбән Әлкидә яңа мәдәният йортын төзү планына кертү турындагы хәбәрне халык шатланып каршы алды", - дип хәбәр итә Рәсимә Гайфуллина.

 


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Республиканың барлык төзелеш тармагы торакны файдалануга тапшыру буенча бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы төзелеш министры. Татарстанда бу ел ахырына 3 млн.кв. метр торак төзергә планлаштыралар, хәзер бөтен төзелеш тармагы бу бурычны үтәргә җыена. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында хәбәр итте. «Быел 2 млн. 979 мең кв. метр торак кулланышка кертү бурычы куелган. Без бу бурычны үтәргә барабыз, Рөстәм Нургалиевич, Дәүләт Советының торак төзелеше һәм шәһәр мохите буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, бу хакта күп тапкыр белдерде»,- диде министр. «Татарстан Республикасы буенча 5 ел дәвамында 3 млн 600 мең кв. метр торак төзү максаты куелды. Бу без эшләргә күнеккән саннарга караганда бер ярым тапкырга күбрәк»,- дип билгеләп үтте ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International