2020 елның 17 нче июнендә 13:00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ матбугат үзәгендә (Петербург урамы, 52) виртуаль режимда «ТатПатент» – https://patentrt.ru/платформасын тәкъдир итү булачак, ул инновацияле чишелешләрне һәм перспективалы проектларны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә Татарстан Республикасы инноваторларына һәм бизнесына һәр яклы ярдәм күрсәтүгә корылган.
«ТатПатент» – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 2018 елда «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП тарафыннан төзелгән уникаль цифрлы платформа.
Агымдагы елда «ТатПатент» платформасы тулысынча яңартылган һәм хәзер ул Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы өчен глобаль сервис булып тора, түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:
Чара спикерлары буларак түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:
- Киреева Индира Радыковна, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары;
- Донской Павел Михайлович, «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП Интеллектуаль банкны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе башлыгы, «ТатПатент» проекты җитәкчесе;
- Буслаев Вячеслав Сергеевич, «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП Интеллектуаль мәгълүматлар банкын алга этәрү һәм алып бару бүлеге башлыгы, «ТатПатент» проектын үстерү җитәкчесе.
Чарага теркәлү: https://tcnti.timepad.ru/event/1331333/
Чарада катнашу буенча сораулар: +7 843 280 04 44, dir@tcnti.ru
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь төзекләндерү программасы буенча 41 районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш) гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м. булган 1 064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Программаның финанслар күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Алексей Фролов мәгариф объектларындагы капиталь төзекләндерү турында сөйләде. 11 июньгә 36 объектның 34ендә эш бара, ике объектта эшләр төгәлләнгән. Планлаштырылган өч коррекцион мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре бара. 87 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 84ендә капиталь ремонт бара, өч объектта эшләр төгәлләнгән.
Шулай ук министр урынбасары гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрдә, ресурс үзәкләрендә, уку корпусларында һәм тулай торакларда капиталь ремонт барышы турында сөйләде. Республикада 21 спорт объектында, 6 балалар сәламәтләндерү лагерендә капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Республикада 8 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак, мәдәният объектларында, ындыр табакларында, ат, сыер фермаларында капиталь ремонт бара. Машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларына, ветеринария берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе биналарына, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары (советлары) биналарына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, муниципаль архивларга капиталь ремонт программалары гамәлгә ашырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган урманчылыкларның биналары төзекләндереләчәк, 14 объектның 12сендә эшләр бара.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе биналарына ремонт ясау дәвам итә.
Шулай ук ТР газлаштыру фондының берничә программасы тормышка ашырыла.
Индивидуаль җылыту системасына күчү программасы буенча 925 фатир өчен газүткәргечләрне монтажлау һәм 284 фатирда җылыту системасы башкарылган.
ТР торак пунктларында урамнарны яктырту программасы буенча 1 мең 359 яктырткыч куелган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен, масштаблы фотокүргәзмәләр оештырылачак.
Татарстан фотографлары «Илкүләм проектлар: «Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен районнарда зур фотокүргәзмәләр оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Бәйге берничә этапта уза, аларның йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сыный ала: «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш», «Объективта — балалар», «Һәркемнең мәнфәгатен кайгыртып, республика иминлеге өчен».
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстандагы күргәзмә мәйданчыкларына да җибәрәчәкләр.
Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның13 сентябрендә булачак. Бүген мондый карар алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде.
Татарстан Конституциясенең 75 статьи 16 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 104.2 статьясының 1 өлеше нгигезендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, быел сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре срогы тәмамлана. Сайлау законнары нигезендә сайлаулар билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненнән 100 көннән дә алда һәм 90 көннән дә соңрак кабул ителмәскә тиеш».
Сайлаулар билгеләү турындагы карар буенча Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар сентябрьнең икенче якшәмбесенә, ягъни 2020 елның 13 сентябренә туры килә. Әлеге карар басылып чыкканнан соң республикада фактта сайлау кампаниясе рәсми рәвештә башланып китәчәк.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында барысы 16 мәсьәлә каралырга тиеш иде. Нәтиҗәдә көн тәртибенә 40 мәсьәлә кертелде.
2019 елга республика бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары беренче укылышта каралды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертүче закон проектлары һәм инвестицион эшчәнлек турында, алкоголь продукциясен сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында, юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм башка закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән иде.
Өченче укылышка җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты әзерләнгән.
Төгәлрәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында https://gossov.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/530.htm
Бүген парламентарийлар «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карадылар.
Документны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте. Ул узган елның ноябрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан Дәүләт Думасына РФ Торак кодексына һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелүенә игътибарны юнәлтте. Алар гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
«Дәүләт Советының кайбер тәкъдимнәре, шул исәптән - 2017 елның 1 гыйнварыннан соң шундый дип танылган авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү буенча Фонд тарафыннан финанслашу федераль закон чыгаручы тарафыннан хупланды, - дип ассызыклады ул. - Әмма авария хәлендәге йортлардан күчерү процессы дәвам итә һәм яңа механизмнар булдыру ихтыяҗы барлыкка килә».
Парламентарий әйтүенчә, бу, кагыйдә буларак, зур булмаган торак пунктларда урнашкан бер һәм ике катлы йортларга кагыла. Мондый йортларда берсеннән алып бишкә кадәр гаилә яши. Димәк, мондый гаиләләрне күчерү өчен күпфатирлы йортлар төзү икътисадый яктан акланмаган.
Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләр өчен индивидуаль торак йортлар төзү яки сатып алу әлеге мәсьәләнең иң кулае булып тора. Әмма бу максатларга Фонд акчаларын тоту мөмкинлеге федераль законда каралмаган.
Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан әзерләнгән закон проекты мондый мөмкинлекне, шулай ук күпфатирлы йортларны һәм индивидуаль торак йортларны төзү буенча проект документациясен эшләү буенча эшләр фонды тарафыннан уртак финанслау мөмкинлеген беркетү тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта мондый эшләр Фонд акчаларын кулланмыйча гына башкарыла.
"Тәкъдим ителгән механизмнар төбәк программаларын бюджеттан финанслауны нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам", - диде парламент комитеты рәисе.
Әлеге закон проектын Дәүләт Думасында караганда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновны һәм Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгинны Дәүләт Советының рәсми вәкилләре итеп билгеләп куярга тәкъдим иттеләр.
Депутатлар сорауларына җавап биреп, нотыкчы билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге торак программасына 85 бер һәм ике катлы йорт кертелгән.
"Бездә совет чорыннан ук чиратта торучылар барлыкка килде. Бу игътибарсыз калды. Федераль дәрәҗәдә мондый инициатива турында фикер алышалар. Минем карашка, безнең закон чыгару инициативасында сорауларның җитди катламы күтәрелә ", - дип ассызыклады ул.
Парламентарийлар тәкъдим ителгән документны хуплады.
Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланды, ул агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр барды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан республиканың төзелеш мәйданнарында тәртип урнаштыру буенча эш башкарылды. Икеайлык чорында күзәтчелек органы тарафыннан барлыгы 26 хокук бозу очрагы ачыкланган, төзүчеләргә 1 млн.15 мең сумлык штраф салынган. Төп игътибар төзүче тарафыннан проектта каралган әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын үтәүгә бирелде. Аерым алганда, төзелеш чүп-чарын санкциясез ташлау урыннарын ачыклау һәм аларны бетерү, автотранспорт өчен тәгәрмәчләрне юу пунктлары булу һәм башка бозулар. Апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 325 тикшерү үткәрелгән. Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан иң күп хокук бозу очраклары Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, шулай ук Лаеш, Әлмәт, Нурлат һәм башка муниципаль районнарда теркәлгән.
Республика программасы буенча Алабуга районының 247 ишегалды төзекләндереләчәк. «Быел 34 ишегалдында төзү-монтаж эшләре башкарылачак, ә ишегалды территориясенең 61 план-схемасы проектланган»,-дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфат Исмәгыйлев. Аның сүзләренә караганда, барлык 34 ишегалдына да асфальт җәеләчәк, парковка урыннары оештырылачак (фатирларның 25% ы), яктырту җиһазлары белән җиһазландырылачак, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт элементлары төзеләчәк, өлешчә яшелләндереләчәк.
Бүген Яр Чаллыда «Демография» милли проекты буенча берьюлы өч объект төзелә, аларның икесе Замелекесье районында, берсе – ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында. Төзелеп килүче балалар бакчаларының һәркайсы көзгә якынрак 220 сабыйны кабул итәчәк, аларның яртысы ясле булачак. Мәктәпкәчә учреждениеләрне төзүдә «Евростиль» һәм «СтройТраст» компанияләре катнаша. Объектларның һәрберсе югары әзерлек дәрәҗәсенә ия.
Министр республика буенча эш сәфәре кысаларында 4 муниципаль районда булды. Әлмәттә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруга керештеләр. Эшләр Сөләйманова урамындагы 1, 3 йортлары, 8 Март урамындагы 123, 125 йортлары, Совет урамындагы 125 йорты ишегалларында башланды. Эш барышы белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкалар танышты. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы республика программасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Программа биш ел дәвамында тормышка ашырылачак. Төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән ишегаллары кергән, аларда элек ишегалды территорияләрен ремонтлауның башка программалары буенча эшләр башкарылмаган. Алдагы эшләр комплексы 7 пункттан тора: юллар һәм тротуарларны, тышкы яктырту системаларын ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын, балалар җиһазларын, ком-гравий катнашмасыннан өслекле мәйданчыклар, өлешчә яшелләндерү.
Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев торак-коммуналь хуҗалык объектларында аварияләрне һәм инцидентларны бетерүне мониторинглау һәм контрольдә тоту тәртибе турында методик күрсәтмәләр раслаган боерыкка кул куйды. Алар ТКХ АМК системасы өчен мәгълүмат бирү һәм вакыйгалар классификациясенең бердәм стандартын (торак-коммуналь хуҗалык объектларында аварияләрне һәм инцидентларны бетерү буенча мониторинг һәм контроль системасы) теркиләр. Министр кул куйган документ торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Региональ ситуацион үзәкләрнең субъектларның башкарма хакимиятенең профильле органнары өчен тәкъдим ителгән эш тәртибен, шулай ук мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр исемлеген һәм аларны системага тоташтыру тәртибен билгели. ТКХ АМК системасы сынау режимында агымдагы елның 1 июленнән эшли башлаячак.