Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Бу хакта Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгече Рөстәм Мансуров хәбәр итте. Озак сроклы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру максатларында 2018 елда республиканың Ютазы районында 16 күпфатирлы йорт ремонтланган. Барлык йортлар да Урыссу шәһәр тибындагы поселогында урнашкан. Район буенча финанслауның гомуми күләме 24 млн. сум тәшкил иткән. Капиталь ремонт кысаларында йортларда фасадларны, түбәләрне җылыту һәм ремонтлау буенча эшләр башкарылган. Шулай ук йорт эчендәге су бүлү һәм салкын су белән тәэмин итү инженерлык системалары ремонтланды. Рөстәм Мансуров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 2019 елга капиталь ремонт региональ программасына кертү өчен күпфатирлы йортлар исемлеге формалаштырылган.
Агымдагы елда республикада 28 күпфункцияле клуб ачу планлаштырыла, аларның 22се файдалануга тапшырылган инде. Ел башыннан Татарстан районнарында республика программасы кысаларында 22 яңа авыл клубы ачылды. Авылларда декабрь ахырына кадәр тагын алты клуб ачылачак. 2018 елга программа кысаларында инвестицияләрнең гомуми күләме 267,7 млн сумнан артып китә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» МА Татарстан Төзелеш Министрлыгында. "Күп функцияле мәдәни үзәкләр төзелеше китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты белән 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнгән типик проектлар нигезендә алып барыла. Проектлар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм уңайлы мохит булдыруны исәпкә алып төзелгән», – дип билгеләп үтте министрлыкта. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан башлап, 2012 елда 2017 елга кадәр Татарстанда 257 авыл клубы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, алар республика бюджетыннан 2,6 млрд.сум күләмендә финансландырылган
2018 елның 9 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эше турында
2018 елның 9 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы мунииципаль районнарындагы гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча 632 мәсьәләгә кагылышлы 668 мөрәҗәгать килде, шул исәптән төп тематикалар буенча:
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 29 шәхсән кабул итү барышында алынды, 290 мөрәҗәгать ТР ДТИ Аппаратыннан килде, 268 мөрәҗәгать турыдан-туры Бөгелмә ЗТИ тапшырылды, 45 мөрәҗәгать төрле оешмалардан (Прокуратура, Роспотребнадзор, Төзелеш министрлыгы һ.б.) килде.
2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 164 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 13 млн. 495 мең сумга 362 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2018 елның 9 аенда гомуми мәйданы 7 654,58 мең кв. метрлы 429 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 590 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1363, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 178, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 49. Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 440 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 126 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 36, вазыйфаи затларга – 22, физик затларга – 68. 19 беркетмә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.
Рәссәй Төзелеш министрлыгы социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын финанслашуга акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин 11 октябрендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итү» темасына Парламент тыңлаулары вакытында хәбәр итте. Никита Стасишин билгеләп үткәнчә, бу максатларга төбәкләргә конкурс нигезендә субсидияләр рәвешендә акча бүлеп бирү планлаштырыла. «Бу-үз бюджетлары хисабына инфраструктура объектларын тулысынча финансларга, аларны төзергә мөмкинлек булмаган төбәкләргә ярдәм итәчәк төп программа. Сүз торак төзелгән йортлар турында бара», - дип шәрехләде ул. Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары хәзер акча җибәрү максатларын киңәйтү буенча эш алып барылуын, шул исәптән төзүчеләргә инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләүне компенсацияләү турында өстәде.
2018 елда Татарстанда 5 372 урынга алты яңа мәктәп төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Чаллы шәһәренең Замелекесье микрорайонында-1 224 урынга, Түбән Кама районының 47 нче микрорайонында — 800 урынга, Буа районының Әлши авылында 100 урынга мәктәп барлыкка килде. Казанда Минская урамында — 1224 урынга, «Салават Күпере» торак комплексында — 1 224 урынга, «Светлая долина» торак комплексында 800 урынга яңа мәктәпләр ачылды. Ел ахырына Әлки районында 80 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп ачу планлаштырыла.
Киләсе елда республикада тагын ике яңа мәктәп тапшыру планлаштырыла. Казанда Р. Гәрәев урамы буенча 1 224 урынга һәм «Яз» торак комплексында 1 501 урынга мәктәп төзеләчәк. Мәктәпләрне төзү бәясе 6,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2017 елда Татарстанда 5 047 урынга алты мәктәп төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Төзелеш бәясе 3,6 млрд сум тәшкил иткән. Казанда 2 нче Азино урамында һәм «Җиденче күк» торак комплексында яңа мәктәпләр ачылды. Ике мәктәп дә 1 224 укучы сыйдыра ала. Шулай ук Яр Чаллыда 1224 урынга яңа уку йортлары барлыкка килде; Арча районында-500 урынга, Биектау районында-500 урынга һәм Ютазы районында 375 урынга исәпләнгән.
«Салават күпере» торак комплексында яңа торак йортны тантаналы рәвештә урнаштыру булды. Фатир ачкычларын социаль ипотека республика программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук грант алучылар табиблар алды. Тантаналы чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев һәм подрядчы оешма вәкиле катнашты. Илшат Гимаев җыелучыларны сәламләде һәм торак тапшыру вакытын тоткарлаган өчен гафу үтенде. Ул биредә яшәүчеләрдән үз фатирларына гына түгел, ә бөтен торак комплексына һәм аның янәшәсендәге территорияләргә дә сакчыл мөнәсәбәттә булуларын сорады. «Мин барлык яшәүчеләрне котлыйм, аларга яңа йортта тыныч һәм бәхетле тормыш телим. Без барыбыз да бу вакыйганы озак көттек, борчылдык, сагынып кайттык — гафу үтенәм. Әлеге йорт белән без төзелешнең беренче чираты буенча бурычларны каплавыбызга шатмын», - дип билгеләп үтте Гыймаев. Күп кенә йортта яшәүчеләр йортны кыш җиткәнгә кадәр тапшырырга өлгерүенә шат иде. Агымдагы ел башыннан 2,9 мең фатирлы 109 йорт файдалануга тапшырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Архитекторы.рф» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
«Архитекторы.рф» - архитекторлар, шәһәр төзелеше, вазифаларында төзекләндерү һәм шәһәр үсеше мәсьәләләре булган дәүләт хезмәткәрләре өчен белем бирү программасы. Программаны 2018 елның май аенда "Стрелка" медиа, архитектура һәм дизайн институты башлап җибәрде.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда билгеләгәнчә, бүген бөтен дөньяда иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә һәм шәһәр мохитен булдыруга аеруча игътибар бирелә. Аның сүзләренчә, республикада иҗтимагый киңлекләр үстерү проектларын гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе бар - дүрт ел дәвамында Татарстанда "Парклар һәм скверлар" программасы гамәлдә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген республика шәһәр һәм районнарында яңа иҗтимагый киңлекләр булдыруда, ишек алларын төзекләндерүдә үзгәрешләр бик сизелә. Шул исәптән кешеләрнең мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Бу сезнең кебек яшь сәләтле белгечләр, заманча архитекторлар ярдәме белән дә бара, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Архитекторы.рф» программасында катнашучылар мәгариф модульләре турында сөйләделәр - "Мохиттә торак", "Россия шәһәрләре", "Киләчәк шәһәрләре" һәм башкалар. Яшь архитекторлар программа кысаларында 12 Россия шәһәрендә булачаклар. Андагы уңайлы мохит, төбзкләрнең әлеге мәсьәләләрдә сәясәтләре белән танышачаклар.
Рөстәм Миңнеханов сорауларга җавабында хәбәр иткәнчә, республикадагы "Парклар һәм скверлар" программасы халык тарафыннан бик яхшы каршы алынды һәм хупланды. Аның сүзләренчә, булдырылган иҗтимагый киңлекләр, төзекләндерелгән парклар һәм ял урыннары - яшьләренә карамастан, кешеләр арасында популяр урыннар. Шәһәр һәм районнар халкы җәяү йрү зоналары, җәяүле бульварлар һәм яңартылган парклар өчен рәхмәтләрен белдерәләрю Шулай да бюджет өчен кыйбатрак булган поликлиникаларны төзекләндерү программасы халыкта андый тәэсир уятмады. Ә парклар һәм скверлар гражданнарыбыз арасында бик популяр.
2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән. Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.
Өсте ябулы йөзү бассейннары республиканың Апас, Әтнә, Югары Ослан, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында ачылган.