“Безнең эшне бәяләүнең төп критерие – халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында . - Бу максаттан Татарстанда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында масштаблы планлы эш алып барыла. Агымдагы елда гына да 114 млрд сумлык 4070 социаль-мәдәни өлкә объекты төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм ремонтланачак. Бу яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, яшьләр үзәкләре, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары».
1 сентябрьдән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга конкурс башлана.
Конкурска массакүләм мәгълүмат чараларында басылган яки узган елның октябреннән агымдагы елның сентябренә кадәр Татарстан Республикасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктырта торган басмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалыклар материаллары кабул ителә.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов Казан дәүләт мәдәният институты студентларына Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтенең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Лекцияне театр, кино һәм телевидение факультетының һәм социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультетының беренче курс студентлары тыңлады.
Актаныш муниципаль районында Иске Идел күле яр буен төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Агымдагы елда төзекләндерүнең икенче чираты буенча төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылды.
Төзәтү барышында объектта җир эшләре башкарылган, брусчатка салынган һәм тышкы яктырту урнаштырылган.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы Планлаштыру институты белән берлектә, муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын (ГИСОГД) алып бару эшен контрольдә тотуын дәвам итә. Август нәтиҗәләре буенча системада муниципаль хезмәтләр буенча 15 352 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт торышы турында сөйләде
Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау программалары тәмамлануга якынлаша, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2023 елның 20 сентябренә кадәр социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу өчен яшь белгечләр арасында конкурс дәвам итә.
Татарстан Республикасы халкы «Вправе.РФ» дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде. Штаб ТР Төзелеш министрлыгы бинасында узды, анда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тоташтырылган.