ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Әлмәттә торак кертү буенча план тулысынча үтәлгән. Быел шәһәрдә 155 квадрат метр торак мәйданы гамәлгә тапшырылган, дип хәбәр итә "Знамя труда" газеты.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
2014 елдан башлап Торак кодексында коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммаларының максималь зурлыгын билгеләүче норма гамәлгә керәчәк. Торак пунктында әлеге индекс 1,5 тапкырдан күбрәк артса, хөкүмәт тарафыннан әлеге регионда билгеләнгән уртача күрсәткеч кулланылачак, дип хәбәр итә "РИА Новости" агентлыгы.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!
Бүген "Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган Комплекс" төзелеше штабында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев җитәкчелегендә эшләрнең бүгенге халәте һәм төзелеш графикларын үтәү сораулары каралды һәм 2013 елга нәтиҗәләр чыгарылды.

28
декабрь, 2013 ел
шимбә
2014 елда республикада 295 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк. Әлегә программа килешүне көтә. Моның турыда Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин 14 декабрь көнне ТР Хөкүмәт йортында үткән республикакүләм киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн. 398,2 мең кв.метр торак сафка кертелгән, план 100 %ка үтәлгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

27
декабрь, 2013 ел
җомга
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин журналистлар белән очрашу оештырды. Чарада 30га якын массакүләм мәгълүмат чара вәкилләре катнашты. Очрашу барышында Ирек Фәйзуллин журналистларның сорауларына җавап бирде, үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясады, журналистлар белән 2014 елга билгеләнгән планнары белән бүлеште.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" һәм "2013 елда Төзелеш министрлыгы тарафыннан ашырылган программаларны яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары" конкурсларына йомгак ясалды. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М.Хәнифов җиңүчеләргә тәбрикләү сүзләрен юллады, грамоталар белән бүләкләде.
КДАСУ кампусы территориясендә ачылган үзәк дәресләр үткәрү өчен заманча техника белән җиһазландырылган. Үзәк эчендә заманча материал һәм технологияләргә багышланган һәрдаим эшләүче күргәзмә оештырылган, төзелештә хезмәт саклау буенча стендлар урнашкан.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Социалистик хезмәт герое, Дәүләт һәм СССР министрлар советының премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Николай Максим улы Иванцовның тууына 100 ел тулу уңаеннан конференция узды. Н.М.Иванцов "КамГэсэнергострой" оешмасын 1971 елдан 1974 елга кадәр җитәкләгән, 1972 елда аңа шулай ук СССР Энергетика министрлыгында сәнәгать төзелеше җитәкчесе вазыйфалары да бирелә.Эшләү дәверендә ул үзенең күпсанлы дәвамчылары һәм көрәкдәшләрен тәрбияли, Түбән Кама, Чебоксар, Колыма, Вилюйск, Хантай, Бурейск, Саяно-Шуша, Саратов ГЭСын һәм "КамАз" автогигантын үстерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International