ТР Президенты, балаларга һәм аларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, бүген республика тормышында зур вакыйга булуын хәбәр итте. “Без балалар ата-аналары белән бергә килә алырлык урын булсын дип күптәннән хыялландык. Монда балалар ял итеп кенә калмасын, үсеш тә кичерсен. Бу бинаның идеясе безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан эшләнгән иде”, - дип, Рөстәм Миңнеханов һәм тантанада катнашучылар М.Шәймиевне алкышларга күмде.
“Башкарып чыккан эшебез уйлаганнан да яхшырак булып чыкты. Балаларыбыз өчен бик яхшы сарай барлыкка килде. Шуңа күрә без сезнең белән бергә шатланабыз. Ата-ана өчен баладан да кадерлерәк әйбер юк дип уйлыйм. Без балаларыбыздан берни дә җәлләргә тиеш түгел. Бу – безнең балаларыбызга бүләк. Аның рәхәтен күрегез, монда үзегезнең осталыгыгызны арттырыгыз. Ә без сезнең белән бергә шатланабыз”, - диде ТР Президенты.
Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Казан шәһәр Советы депутатларының чираттагы утырышында 50 депутатның 45е узган елга нәтиҗәләр ясады, республика башлыгыннан шелтәләр кабул итте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча 2012 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме Фондтан 558 млн. 878 мең. сум, ТР бюджетыннан 1 млрд. 373 млн. 131 мең сум, муниципаль берәмлекләр бюджетыннан 1 млрд. 75 млн. 572 мең сум, милекчеләрдән 1 млрд. 349 млн. 5,9 мең сум тәшкил иткән.
2012 елның 6 февралендә РФ Хөкүмәте тарафыннан Казанның күп фатирлы торак йортларын капиталь ремонтлау өчен Фондка акча күчерү турында беркетмә имзаланган.
Ике атна буенча Төзелеш министрлыгында республика районнары Башкарма комитет вәкилләре белән Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм күзәтү буенча берләштерелгән хезмәтне эшкә кертү соравы буенча очрашулар узды.
Катнышучыларга ресурска керү өчен логин һәм пароль, аннан тыш куллану буенча аңлатма китабы өләштеләр.
Министр урынбасары Равил Каримов барлык мөрәҗәгатьләрне берләштерү идеясы ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, 1 мартка кадәр системага керү мөмкинлеге барлык районнарда, Башкарма комитетларда һәм идарә итүче компанияләрдә булачак. “Мондый программа Россиядә башка берәүдә дә юк”, - дип белдерде Равил Каримов.
“ТКХ реформалаштыруга ярдәм Фонды” дәүләт корпорациясе бүген РФ субъектлары белән селектор киңәшмә уздырды. Сүз “185-ФЗ буенча каралган финанс ярдәм алган РФ субъектларының еллык нәтиҗәләре” турында барды.
Татарстан Республикасыннан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов катнашты.
Татарстан Республикасыннан күпфатирлы йортларда капиталь ремонт уздыру программасы, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчеру программасы һәм өстәмә программалар буенча еллык отчет әзер, хәзерге вакытта Фонд карамагына җибәрелгән.
Түбән Кама муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәре буенча Фонд хакыннан финанс ярдәм алу турында гариза Фондта теркәлгән.
Арендалы торак төзү һәм гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү турында бүген Төзелеш министрлыгында киңәшмә узды. Министрның беренче урынбасары Фәрит Ханифов ТКХ Фонды генераль директорының урынбасары Владимир Талалыкин һәм шул ук фондның регион программалары департаменты директоры Олег Рурин (Мәскәү ш.) катнашында татарстанлыларның торак сорауларын ни юллар белән чишеп булуы турында сүз алып бардылар. Сөйләшүдә шулай ук министрның ике урынбасары – Алексей Фролов, Равил Каримов, Казан Башкарма комитеты башлыгы Алексей Песошин, ААҖ “ТР Ипотека агентлыгы”ның генераль директоры Андрей Симаков катнаштылар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов сүзләренә килгәндә, федерация хөкүмәте 2020 елга барлык төзеләчәк торакның 20% арендага тапшырылачак дип өметләнә.