ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2012 ел
якшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре министрның беренче урынбасары Фәрит Ханифов башлыгы астында “Россия чаңгы юллары-2012”дә катнаштылар.

“Россия чаңгы юллары-2012” – иң зур бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы, ел саен 1982 елдан бирле үткәрелә.  Казанда бу ярыш сигезенче мәртәбә уздырыла. Барлыгы ярышта 21870 казан халкы катнашты, ә Татарстанда – 129153 кеше кышкы уеннар гадәтен хуплады.


11
февраль, 2012 ел
шимбә

Гыйнвар аенда Татарстанда 243 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык бурычның 10 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
ТР Хөкүмәт йортынlа узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


8
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген узган семинарда күпфатирлы йортларның энергетик эффективлыгын арттыру турында сүз барда. Семинарны СРО РНП “ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге”, ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь минисрлыгы, ТР Энергетика министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе оештырды.

Семинарда катнашучылар – күпфатирлы йортлар белән идарә итүче һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендәге оешмалар җитәкчеләре – эшне Казан шәһәре Яңа Савин районында урнашкан энергоэффектив торак комплексын караудан башладылар. Соңрак алар “Химград” технополисына юл тотып, анда “энергоэффектив “торак йорты” үрнәгендә бүгенге көндә инновацион саналган энергия саклаучы технологияләр белән танышып уздылар. Семинарның пленар өлеше Төзелеш министрлыгы бинасында узды, аны министр урынбасары Равил Каримов һәм СРО РНП «СОУ МКД РТ» директоры Назиф Фатыйхов ачып җибәрделәр.


6
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Министрлык матбугат хезмәте “Күпфатирлы йортларда энергетик эффективлыкны күтәрү. Казанның Яңа Савин районында идарә итүче оешма ООО УК “Уютный дом” тәҗрибәсе” темалы семинарга журналистларны чакыра.

Семинар 8 февраль көнне 9дан 13 сәгатькә кадәр, Министрлык бинасында уздырыла (Казан ш., Дзержинский урамы, 10 йорт).

Аккредитация 231-14-51 телефоны буенча алып барыла. Семинарның тулы программасы монда.

4
февраль, 2012 ел
шимбә

Татарстанда капиталь ремонт контрольгә алына. Хәзерге вакытта эш башкарачак подрядчы оешмаларны сайлыйлар. Узган ел ремонтны җиренә җиткереп башкармаган 3 оешманы быелгы исемлеккә кертелмәгән. Андый оешмаларның саны тагын да күбрәк булуы ихтимал.

2012 елда капиталь төзекләндерү программасы турында сөйләшкәндә республика җитәкчелеге әнә шул хакта хәбәр итте. 4 февраль көнне Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов подрядчы оешмаларның программага елдан-ел яхшыларын гына кертелә баруын ассызыклады. Ремонт материалларын урлау мәсьәләсендә дә уены-чыны белән: “Төзекләндерүчеләр аны урлау дип түгел, ә башка максаттта күчерү (перераспределение) дип атый”, диде. Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, акча әрәм-шәрәм ителмәсен өчен материаллар электрон сәүдә системасы аша сатып алынырга тиеш. Бу эшне киңәшмә вакытында Президент мартка кадәр төгәлләргә кушты.

Татарстанның 17 муниципаль берәмлегенең 145 йортында капиталь ремонт эшләре башланган.Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.


31
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе

Татарстанда торак-коммуналь тарифлар башка төбәкләргә караганда шактый арзан. Моңа карамастан, айлык түләүләр күп гаиләнең бюджетына суга. Шуңа тарифларны киметүнең төрле юллары карала.
Республикада коммуналь тарифларны йөгәнләү эше 2011 елда  башланды. Шуларның берсе — торак милекчеләре ширкәте, идарә компанияләре эшчәнлеген тикшерү. Халык коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең түгәрәкләнгән бәяләреннән арган иде бит. Хәзер идарә компанияләр турында мәгълүматны интернетка, киң җәмәгатьчелек хозурына чыгару эше бара. Әлбәттә, бу иң беренче чиратта хезмәттән файдаланучыларның үзенә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та узган елның декабрендә район башлыкларына ай саен ким дигәндә биш кешенең коммуналь исәбен алып карарга кушкан иде.


9
декабрь, 2011 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында Сингапурның «RSP Architect planners&engineers ltd» компаниясе башлыгы, Сингапурның элеккеге баш архитекторы Лиу Тай Кер белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашты.

RSP башлыгы республика җитәкчелегенә Казан янында, Татарстанның Югары Ослан районында төзеләчәк “Иннополис” инновацион шәһәр-иярчененең мастер-планын эшләүнең барышы хакында хисап тәкъдим итте.

Очрашудан соң анда катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирде. Николай Никифоров белдергәнчә, “Иннополис” шәһәр-иярченен төзү эшләре киләсе елның язында башланачак.

“Без әлеге территориядә хезмәт күрсәтүче персонал, хезмәткәрләрнең гаиләләрен дә исәпкә алып, 20 меңгә якын белгеч урнашыр дип уйлыйбыз. Әлеге торак пунктта 50 мең чамасы кеше яшәячәк”, - дип хәбәр итте Н.Никифоров.

“Теләсә кайсы шәһәр территориясендә яхшы мастер-план эшләү өчен күптөрле параметрларны исәпкә алырга кирәк. Әлеге процесс бик озак вакытны ала”, - дип ассызыклады үз чиратында Лиу Тай Кер.


2
декабрь, 2011 ел
җомга
Узган 11 ай йомгаклары буенча, Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 84 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 7 мең 600 кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. 27 муниципаль район еллык планны тулы күләмдә башкарып чыккан. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә әлеге районнар адресына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
“Ел азагына кадәр калган кыска вакыт эчендә планны үтәү өчен 382,4 мең кв. метр мәйданда торакны файдалануга тапшырырга кирәк”, - ди ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Шуның 120,2 мең кв. метры социаль ипотека программасы, 171 мең кв. метрдан артыграгы күпфатирлы инвестицияле торак төзелеше өлешенә, 90,7 мең кв. метры азкатлы торак төзелешенә туры килә.

30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы башлыгы «Yapi Merkezi Construction and Industry Inc.» исемле төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты. Татарстанда төзелеш өлкәсендә уңышлар белән төрекләрне министр урынбасары Алмаз Ахметшин таныштырп китте. Үзләренең Татарстанга килу максатын алар республикада тимер юл төзелеше өлкәсендә эшләүче ведомстволар һәм предприятиеләр белән очрашу теләге белән аңлаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International