Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программасында зур урын йөздән артык укучысы булган база мәктәпләрен ремонтлау мәсьәләсенә бирелә. Шулай ук Казан мәктәпләре күп өлешне алып тора.
Әлеге темага ТР Министрлар Кабинетында бүген брифинг булып узды. Брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин катнаштылар.
Комплекслы программа авыл мәктәпләрен дә, шәһәр мәктәпләрен дә тигез карый. Алар арасында база, аз комплектлы, коррекцион мәктәпләр, Казан кебек шәһәрләрдәге база булмаган, әмма зур мәктәпләр исәбендәге уку йортлары да бар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген Мәскәүдә. Монда территория планын системалаштыру соравы буенча Минрегионга караган Иҗтимагый киңәш утырышы булып узды. Утырышны РФ региональ үсеше министры Виктор Басаргин алып барды.
Бу очрашуның максаты Россиядә территория планын системалаштыру, документлар сыйфатын бәяләү буенча актуаль сораулар.
Мәскәү стратегиясе үрнәгендә мегаполис территориясендә шәһәр төзелеше концепциясе үсеше соравы каралды.
Хөкүмәт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды бөтенроссия селектор киңәшмәсе уздырды. Киңәшмә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендә булган йортлардан күчерү программаларын төгәлләү турында булды.
Әлеге программаларда катнашучы барлык Россия субъектлары да киңәшмә эшендә катнаштылар. Алардан тыш Минрегион, РФ Генераль прокуратурасы, РФ Исәпләү палатасы һәм НП “Үсеш ТКХ” вәкилләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.
Бүген Казанның “Азино” бистәсендә яшәүче бик күп әти-әниләр һәм сабыйлар өчен зур бәйрәм. Бистәдә, “Бәләкәч” республика программасы кысаларында кулланылышка тапшырылырга тиешле берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.
Өч катлы биналар һәркайсы 2370 кв. метр мәйданга ия. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары 120 шәр бала сыйдырышлы.Аның 22 проценты – социаль ипотекага, 42 проценты – инвестицияле тораккка, 36 проценты азкатлы йортлар төзелешенә туры килә.
Бүген төзелеш министрлыгында “СЕН-ГОБЕН ИЗОВЕР” компаниясе “Төзелештә, сәнәгатьтә һәм торак-коммуналь хуҗалыганда җылылык саклануын проектлаштыру” темасына мастер-класс үткәрде. Әлеге компания җылы саклаучы материаллар җитештерү белән шөгыльләнә.
Семинарда проектлар институты белгечләре һәм архитектура һөнәрчеләре, төзелеш һәм ялгау оешма вәкилләре, энергетикада, сәнәгатьтә, төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыганда (җылылык челтәрләре, йортларда инженер коммуникациләре) җылы саклау буенча белгечләр катнашты.
Әлеге тема катнашучылар өчен беренчен чиратта “Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында” Федераль закон кушучы нормаларны үтәргә кирәк булу йөзеннән кызыклы. Бу законга карасаң, ул төзелеш алып барганда җылы һәм энергия саклау кирәклеге турында сөйли.
Бүген ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы белән очрашуга Италиядән делегация килде. Алар арасында зур компанияләр һәм ведомстволар вәкилләре килде.
Италия кунакларын министр урынбасары Алмаз Ахметшин сәламләде. Ул Татарстан шәһәрләре икътисады, “ТАНЕКО” кебек зур проектлар турында сөйләде. Моннан тыш ул министрлык эшлеклеге белән, төзелеш һәм торак программалары белән таныштырды. Киләчәктә тапшырылачак торак күләме, Татарстанда “Сәламәтлек объектларын яңарту”, “Бәләкәч” программалары ничек чынга ашырылу турында да әйтеп узды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында икенче тапкыр “түгәрәк өстәл” форматында төзелеш өлкәсендә инновацион ачылышлар турында сөйләштеләр. Очрашуны министр урынбасары Алмаз Ахметшин алып барды. Министрлык һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-тикшеренү эшләренә ярдәм күрсәтү буенча уртак планы чынга ашырыла. Шул план кысаларында бүген казан уку йортының галимнәре әзер проектлар белән таныштырып киттеләр. Югары чыдамлы ком бетоны турында үзенең чыгышында КДАТУ төзелеш материаллары, җиһазлары һәм конструкцияләре кафедрасы доценты Николай Морозов сөйләде. Башка мөһим проект белән шул ук кафедра ассистенты Игорь Боровских таныштырды, ул Татарстанда югары чыдамлы базальтофибробетоннан юл төзелеше өчен җиһазлар һәм конструкцияләр җитештерүне оештыру турында сөйләде.